erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Игнатьев Путинны судка биргән

Чувашиянең экс-башлыгы президентны судка биргән!

Михаил Игнатьев үзен вакытыннан алда җитәкчелектән алган өчен РФ президентын судка биреп, Югары судка иск тапшырган. Игнатьев ил башлыгының указын гамәлгә яраксыз дип танытмакчы.

Җавап бирүче як – президент!

Суд Игнатьевның гаризасын 21 майда кабул иткән.

Беренче суд утырышы 30 июньгә, 10 сәгатькә билгеләнгән.

 

Эшне хөкемдар Вячеслав Кириллов караячак. Суд картотекасында башкача хәбәрләр юк.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Путин Игнатьевны 29 гыйнварда эшеннән бушаткан иде. “Ышаныч югалту сәбәпле” вазифасыннан алынган экс-башлык бүген килеп үзен якламакчы.

 

Хәтерегездә булса, М. Игнатьев матбугат көнендә журналистларны “мочить надо” дип белдереп, ахырда гафу үтенде. Икенче очракта, яңа машина ачкычларын тапшырганда, МЧС хезмәткәрен эт кебек сикерергә мәҗбүр иткән иде.

Отставкага җибәрелүдән алдагы көнне М.Игнатьевны “Бердәм Русия” партиясеннән дә чыгардылар.

 

Ил Президенты белән судлашу, ялгышмасам, Русия тарихында беренчегә. Карап карарбыз, бу юлы Игнатьев ни майтарыр икән?

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/Putin-bel-n-sudlasha-289175/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X