erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике бала бозлы суга төшеп киткән

Балалар әниләренә туган көнгә сюрприз ясамакчы була.

Ставрополь шәһәрендә ике малай бозлы суда батып үлә язган. Балалар әниләренә туган көнгә сюрприз ясамакчы була. Алар боз астыннан балык тотарга җыена. Тик бу эш фаҗига белән тәмамлана язган. Балалар бозга басуга ук суга төшеп китә. Ярда торган шаһитлар балаларның тавышын ишетеп ала. Алар ярдәмгә ташлана. Шаһит ир-атлар малайларны таяклар ярдәмендә чыгарып карый, тик файдасы булмый. Шуннан соң алар үзләре суга керә һәм балаларны алып чыгалар. Хәзерге вакытта ике бала да дәваханәдә, алар бик туңган.   «Балаларны вакытында коткарганнар — бу бик зур бәхет инде. Малайларның икенче туган көне бу. Төбәктәге сулыкларда хәзер гаять куркыныч. Бер объектта да боз калынлыгы зур түгел әле, анда керергә ярамый», — дип сөйләгән Тикшерү комитеты вәкиле.   Коткаручылар ата-аналарны балаларын күзәтеп торырга һәм сулык өстенә уйнарга керергә рөхсәт итмәскә өнди.   Истә тотыгыз! Калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган боз өстенә чыгу тыела. Тимераякта шуар өчен боз калынлыгы кимендә 13 см булырга тиеш. Калынлыгы 25 сантиметрдан арткач кына боз өстендә берьюлы берничә кеше йөрү рөхсәт ителә.   Боз караңгы-яшькелт төсле булса — ул нык дигән сүз; болганчык һәм саргылт төстәге, тимгелле боз өслеге куркыныч була.

 Фото: https://pixabay.com

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31475

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X