Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ике чемпион! Бер үк тренерлар!

    Горурланабыз

    12 март көнне, Казан шәһәрендә көрәш буенча Россия беренчелеге  тәмамланды.

    Искандаров Ислам (АСОШ  6) 2008-2009 нчы елгы егетләр арасында 60 кг улчәу категориясендә Россия чемпионы булды.

    Муратов ДИНИЯР (АПК) 2004-05 нче елгы егетләр арасында 80 кг улчәу категориясендә Россия чемпионы булды.

    Реклама

    Исламның да, Диниярның да тренерлары  Хидиятуллин Ф.Ф. hәм Фазылзянов И.М.

    Динияр 3 ел рәттән Татарстан чемпионы, былтыргы Россия чемпионы hәм спорт мастерына кандидат. Ислам быел беренче тапкыр Татарстан hәм Россия чемпионы булды.

    Егетләрне, аларның әти-әниләрен, тренерларны бу уртак җиңү белән чын кунелдэн котлыйбыз. Алга таба да, сау-сәламәт булып, куп җиңүләр яуларга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: