erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Ике кеше газ исеннән агуланган

Тикшерү бара

Бөгелмәдә ике кешене хастаханәгә китергәннәр. 49 яшьлек ир-ат һәм 44 яшьлек хатын-кыз. Медицина ярдәме кирәк булган. «Татар-информ» хәбәр итүенчә, беренче сәбәбе -  газ исеннән агулану. Соңгы нәтиҗә тикшерү йомгаклары буенча ясалачак.

Фатирны тикшергән вакытта инспекторлар тәрәзәләргә скотч ябыштырылган булуын, тәрәзә ябык булганда төтен юлының тиешенчә эшләмәвен ачыклаган. Моннан тыш, газ колонкасы шкаф эчендә калган.

 Әлеге фатирда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү гыйнвар аенда үткәрелгән булган. Газ хезмәте белгече үз эшен ни өчен тиешенчә башкармаган? Инспекция хәзер шуны ачыкларга ниятли.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев