erid:2VtzquqpS7d
Ике мотоцикл йөртүчегә беркетмә төзелде
Арча яңалыклары

Ике мотоцикл йөртүчегә беркетмә төзелде

Икесенең дә мотоцикл йөртү хокукы биргән таныклыклары юк.

Арчада 22 июльдән 31 июльгә кадәр “Мотоцикл” профилактик чарасы барды. Ул мотоцикл белән идарә итүчеләр тарафыннан юл һәлакәтләрен киметү максатында үткәрелде. 30 июль көнне Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан рейд оештырылды.

 – Ике мотоцикл йөртүчегә административ беркетмә төзелде, мотоцикллары вакытлыча тору урынына куелды, – диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов. – Ике очракта да мотоциклда 15-16 яшьлек яшүсмерләр иде. Икесенең дә мотоцикл йөртү хокукы биргән таныклыклары юк.  

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев