erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике әни, ике бала янып үлгән

Якынча версия буенча, янгын өй алдындагы верандада башлана.

Кемерово өлкәсендә урнашкан Осинники шәһәрендә янгын вакытында ике хатын-кыз һәм ике бала янып үлгән. Шәхси йортта башланган фаҗигадә хуҗа хатын һәм ике бала исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

14 майда туганнар — өч хатын-кыз һәм дүрт бала кич белән йокларга ята. Иртәнге бишенчеләр тирәсендә 31 яшьлек хуҗабикә хатын уяна һәм өйдә янгын булуын абайлап ала. Ул туганнарын уята башлый. Барысы да уяна һәм төтен баскан өйдән чыгарга маташалар. Хуҗа хатын һәм аның 10 яшьлек улы һәм туганының 4 яшьлек кызы өйдән беренче булып чыгып өлгерә. Тагын ике хатын-кыз, хуҗаның кызы, туганының кызы өйдән чыга алмый кала. Хуҗабикә башка туганына шалтыратып ярдәм сорый. Ул кеше исә коткаручыларга хәбәр итә.

«Коткаручылар янгынны сүндергәч, 38 һәм 35 яшьлек хатын-кызларның, 5 һәм 13 яшьлек кыз балаларның мәетләрен таба. Якынча версия буенча, янгын өй алдындагы верандада башлана. Ут тәмәке төпчегеннән, я электр үткәргечләрендә кыска ялганыштан булы ихтимал», — дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янгын сәбәбен ачыклау өчен экспертизалар билгеләнгән, тикшерү эшләре бара.

Чыганак: Интертат

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/ike-ni-ike-kyz-bala-ber-yangynda-yanyp-l

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев