Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Илкүләм проектлар ничек тормышка ашырыла

    Киңәшмә видеорежимда үтте.

    "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстандагы мәйданчыгында илкүләм проектларның 2021 елда ничек тормышка ашырылуын һәм 2022 елга планнар турында сөйләшенде. Киңәшмәне Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова алып барды. Доклад белән ТРның икьтисад министры урынбасары Айрат Шәмиев чыкты. Татарстанда 12 төрле проект тормышка ашырыла. Мәгариф, медицина, төзелеш, юл төзелеше һ.б.өлкәләр буенча зур эшләр башкарыла. Быел проектларны тормышка ашыру өчен федерация һәм республика бюджетларыннан 31,2 млрд сум акча каралган. Шуның 83 проценты тотылган.

    Башкарылган эшләрне халык белеп торырга тиеш. Һәм бу эшләр матбугатта даими яктыртылсын. Бу юнәлештә фотконкурсар да оештырыла. 

    Реклама

    Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

    Видеоконференциядә район башлыгы урынбасары Алсу Фирдәвесовна Мөхәмәтова катнашты.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: