Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Илназ Баһка эләккән!

    Җырчы Илназ Баһ урнаштырган фото кичә бераз шау-шу куптарып алды.

    Моның сәбәбе - җырчының кулындагы банка, дөресрәге, аның эчендәге эчемлек. «Каен суы. Бүгенгә өченче банка, Аллаһка шөкер», – дип язган ул фото астына. Әмма укучылары хуплар урынына Илназны тәнкыйтли башлаган: «каен суы өчен штраф салалар», «каеннарны җәллә», «рәнҗетмәгез сез аларны». Артист әлеге сүзләрне җавапсыз калдырмаган: «Борчылмагыз, сезгә төшми бит рәңҗеше! Яраларын әйбәтләп ямап барабыз без аның!». Фото: sahne

     

    Реклама

    Автор: Резеда Галикәева

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Ilnaz-Ba-ka-el-kk-n-205563/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: