erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илнур Яруллин: "Сабантуеннан соң икенче урында торучы күләмле чара дип атар идем мин бу ярышларны"

Ипподромда тимер атлар узышты

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 33 ел тулу уңаеннан, “Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы белән берлектә 27 февраль көнне автоузышлар үткәрде. Ретро машиналардагы бу ярышлар инде матур традициягә әйләнде. Быел 12нче тапкыр уздырылган узышларда 30 машина йөртүче катнашты. Арча районы узышчыларыннан тыш, Әтнә, Балтач, Азнакай, Лениногорск районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килгәннәр иде.

Чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Узып барган айда булган истәлекле бәйрәмнәр белән котлап башлады ул чыгышын. “Бүгенге ярышлар февраль аендагы тарихи даталарга багышланган чараларны йомгаклаучы бәйрәм булып тора. Һәркайсыбызга нык сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы белән, сугышларсыз илдә яшәвебезне телим. Барлык катнашучыларга да уңышлар!” – диде ул. Узышларга старт бирелер алдыннан Россия һәм Татарстан гимннары белән Россиянең һәм “Запорожец”лар клубының әләме күтәрелде.

Клубның җитәкчесе, ярышларның төп иганәчесе, ветеран әфганчы Илнур Яруллин – әлеге автоузышлар өчен иң җанатып йөрүче кеше. “Запорожец” ярышларын мин Бәкердән күреп кайттым. Үзебездә дә оештыру теләге уянды һәм менә инде 2011 елдан бирле автоярышлар даими уздырылып тора. Елдан-ел катнашучылар, бу төр ярышлар белән кызыксынучылар күбәя. Популярлык буенча, Сабантуеннан соң икенче урында торучы күләмле чара дип атар идем мин бу ярышларны”, – диде оештыручы.

Чынлап та, катнашучылардан кала, ярышны карарга, якыннары өчен җанатарга килүчеләр бихисап иде. Ярышлар сигез узыштан торды. Мавыктыргыч узышларда ватылып калулар да, бәрелүләр дә, батып калганнарны этеп чыгарулар  – барысы да  булды. Ә чараны алып баручы Рамил Мөхетдинов катнашучыларга һәрдаим көч биреп торды. Ахырга таба кайсы машинада кем утырганын исемләп белә кебек иде ул.

Юллар юеш һәм йөрергә авыр булса да, катнашучылар һәр авырлыкны җиңеп, финишка килеп җитте. Ярты юлда сүнеп яки көпчәге кәкрәеп калган машиналар да булды. Тик егетләр шунда ук җаен табып төзәтеп, алга таба ыргылды. “Бу ярышларда бишенче ел катнашам. Алдынгы урыннарны алганым булмаса да, ел да көтеп алам автоузышларны. Быел көтмәгәндә генә бераз ватылып китте машинам. Узышырга чыга алмам инде дип уйлаган идем, тик, Аллага шөкер, Запарием сынатмады. Әлеге автоузышлар беренче чиратта үзеңне сынап карау булса, икенче яктан ул яңа танышулар, дуслар белән җылы аралашу”, – диде 7нче номерлы “Запорожец” хуҗасы Кыснадан Ирек Насретдинов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

    

Финал узышыннан соңгы нәтиҗәләр Лениногорск районы егетләренең быел да җитезрәк икәнен күрсәтте. Узган ел әлеге районнан килгән катнашучылар алдынгы өч урынны да яулаган булса, быел өченче урынны үзебезнең район егете алды. Шулай итеп, Лениногорск районының Яшел Алан авылынан Валерий Васильев – беренче, Лениногорск шәһәреннән Айрат Исмәгыйлев – икенче һәм Арча районы Урта Курса авылыннан Динар Гарипов өченче урынга лаек булдылар. “Әлеге ярышларда инде бишенче ел катнашам. Узган ел өченче урын алган идем, быел, Аллага шөкер, беренче урын алу бәхетенә ирештем. Күптән түгел шундый ук ярышлар үзебездә Лениногорскта да булган иде, анда икенче булып килдем. Бүгенге ярышны оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Барысы да югары дәрәҗәдә үтте”, – дип куанычы белән уртаклашты ярышларның җиңүчесе. Төп бүләк суыткыч белән бергә Валерий Васильевка күчмә кубок та тапшырылды. 

Шулай ук гүзәл затларыбыз да тимер атларда көчләрен сынап карадылар. Сигез катнашучы арасыннан Кысна авылы кызы Айзилә Фәйзрахманова иң оста йөртүче булып чыкты. 

Быелгы ярышларда катнашкан һәркемгә Рәхмәт хаты һәм автоузышларның махсус кубогы тапшырылды. Бәйрәм чарасына килүчеләр өчен җылы ризык, кайнар чәй һәм сату ноктасы эшләде.

Әлеге чараны оештыруга үз өлешен кертүче “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдиновка, запастагы офицер Фердинант Кавиевка, ЮХИДИ хезмәткәре Рәдис Гарифуллинга, эвакуатор хезмәтен тәкъдим итүче Рафис Галиповка, һәрьяклап ярдәм кулын сузучы Дамир Сибгатуллинга, Данаил Сабировка, Газинур Сафинга һәм барлык сугышчан дусларына Илнур Яруллин зур рәхмәтләрен әйтте. “Республиканың башка районнарында яшәүче танышлар да ретромашинада узышларны һәр районда ясарга тәкъдим итә, оештыруларын сорый. Тик әлеге автоузышлар Арча районында гына узучы үзенчәлекле чара булуын телим. Алдагы елларда да бу бәйрәм районыбызда матур традиция булып дәвам итәр дип ышанам”, - диде ветеран әфганчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X