erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Имбирне өй шартларында да үстереп була

Халык кибетләрдә зәнҗәбил (имбирь) юк дип пошаманга төшкән. Аны “ат хакына” да сатып алырга әзер булганнар да юк түгел икән.

Әмма кибетләрдә зәнҗәбил бар, хәтта төрлесеннән.

Чынбарлыкта, ыгы-зыгы тудырмас өчен аны өй шартларында да үстереп, сәламәтлекне һәрдаим ныгытып торып була. Моның өчен әллә ни дә кирәкми.

Зур гөл савытына пальма өчен тәгаенләнгән туфрак салып, кибеттән сатып алган тамырны утыртырга кирәк.

Әзер туфракка тамырны 5 см тирәнлегенә күмеп куябыз. Утыртканда ук бүлмә температурасындагы суны сибәбез.

 

Бу үсемлек өчен өстәмә яктылык кирәк булыр. Имбирь җылы урынны, яктылыкны ярата.

 

25 С җылылыкта 8-12 ай дигәндә имбирь үсеп җитә, өлгерә. Яфраклары саргая башлауга тамырны кулланырга була.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Онытмагыз! Шытып чыккан сабакларына даими рәвештә су бөркеп  торырга кирәк.

 

Зәнҗәбил  иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә ярдәм итә; ашказаны –эчәк эшчәнлеген яхшырта; тешне, уртларны ныгыта; бала тудыру яшендәге хатыннарның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә.

 

Искәрмә! Кан басымы түбән булган кешеләргә аны күпләп кулланырга ярамый. Зәнҗәбил кан басымын төшерә.

Автор : Тухватуллина Алсу

Фото: Autogear.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/T-r-z-t-bend-daru-190913/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X