erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Имин җәй кагыйдәләрдән башлана

Җәйге каникуллар вакытында балалар урамда күбрәк вакыт үткәрә, велосипедта һәм самокатта йөри, дуслары белән аралаша, төрле чараларда катнаша.

Шул ук вакытта юл-транспорт вакыйгаларына юлыгу куркынычы да арта. Балаларның юллардагы иминлеген тәэмин итү һәм профилактика эшләре турында Арча районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Рәфхат улы Хәкимов белән сөйләштек.

Рөстәм Рәфхатович, җәйге каникуллар башланды. Ни өчен нәкъ менә бу чорда балаларның юл иминлегенә аеруча зур игътибар бирелә?

– Җәй – һәр бала өчен ял, яңа тәэсирләр һәм иркенлек вакыты. Әмма статистика күрсәткәнчә, каникуллар чорында балалар юл-транспорт һәлакәтләрендә ешрак катнаша. Алар урамда күбрәк була, еш кына өлкәннәр күзәтүеннән башка йөри, велосипед, самокат һәм башка хәрәкәт чараларын куллана. Шуңа күрә безнең төп бурыч – балаларга да, өлкәннәргә дә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген искәртү.

Балалар катнашындагы юл һәлакәтләренә ешрак нинди сәбәпләр китерә?

– Иң киң таралган сәбәпләр – юлны тиеш булмаган урыннан чыгу, юл кырыена кинәт килеп чыгу, телефонга яки наушникларга игътибар биреп, юлдагы хәлне күзәтмәү. Шулай ук велосипедта һәм шәхси хәрәкәт чараларында йөрүче балаларның юлдагы куркынычны дөрес бәяләмәве дә күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Районда ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан нинди профилактик чаралар үткәрелә?

– Бу юнәлештә эш даими алып барыла. Җәйге чорда хезмәткәрләребез мәктәп яны лагерьларында, балалар ял мәйданчыкларында булып, юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмәләр, викториналар, бәйгеләр һәм практик дәресләр үткәрә. Без балаларга юл кагыйдәләрен үтәүнең формаль таләп кенә түгел, ә сәламәтлекне һәм гомерне саклау чарасы икәнен аңлатырга тырышабыз. Моннан тыш, балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен үтәү, хәвефсезлек каешларын һәм балалар өчен махсус җайланмаларны куллану буенча профилактик рейдлар үткәрелә.

– Җәйге каникуллар вакытында ата-аналарга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Балалар өчен иң мөһим үрнәк — ата-аналар. Шуңа күрә аларга юл йөрү кагыйдәләрен даими искә төшереп торырга, хәвефсез маршрутларны бергәләп өйрәнергә кирәк. “Балам барысын да белә инде”, дип уйларга ярамый. Кагыйдәләрне кабатлау һәм өлкәннәрнең шәхси үрнәге зур әһәмияткә ия. Шулай ук кичке якта киемдә яктылык кайтаручы элементлар булуы да мөһим. Алар караңгы вакытта баланы ерактан күрергә ярдәм итә.

Җәй көне велосипедта һәм самокатта йөрүче балалар күп. Алар иң элек нинди кагыйдәләрне истә тотарга тиеш?

– Беренче чиратта юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм хәвефсез урыннарда гына йөрергә, юл аша чыкканда велосипедтан яки самокаттан төшеп, юлны җәяү чыгарга кирәк. Шулай ук саклагыч шлем һәм башка махсус саклану чараларын куллану киңәш ителә. Ата-аналар балаларның кайда һәм ничек йөрүләрен контрольдә тотарга тиеш.

– Юл хәрәкәтендә катнашучыларга киңәшләрегез.

– Ата-аналарга балалар белән юл иминлеге турында ешрак сөйләшергә һәм үзләренә дә аларга үрнәк күрсәтергә кирәк. Балаларның иминлеге безнең уртак җаваплылыгыбыз. Машина йөртүчеләрдән җәяүлеләр кичүләрендә, ишегалларында һәм балалар күп йөри торган урыннарда аеруча игътибарлы булуларын сорыйм. Ә балаларга күңелле, файдалы һәм хәвефсез җәйге каникуллар телим. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев