erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иминлек сагында

Полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре

10 ноябрь Россия Федерациясенең эчке эшләр органнары  хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.

Бу уңайдан без Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Айдар Рашатович, гадәттә, һөнәри бәйрәмдә сез ел дәвамында башкарылган эшләргә анализ ясыйсыз, алдынгыларны бүләклисез. 2021 ел Арча эчке эшләр бүлеге өчен ничек килде? Ун айлык нәтиҗәләрдән чыгып нәрсә әйтә аласыз?

 – Республикада ай саен эш нәтиҗәләренә йомгак ясала. Үзебезнең категориядә (без республикада икенче категориядә саналабыз һәм аңа 14 район керә) берничә ел рәттән инде беренче урынны алып киләбез. Монда бүлекнең бөтен эше – күпме юл һәлакәте теркәлгән, урлау, талаулар, мошенниклык булган, күпмесе ачылган – бар да керә. Башкарган эшләргә баллар куеп барыла һәм шулардан чыгып нәтиҗә ясала. Безнең берничә ел рәттән беренче урында булуыбыз үзе үк бүлекнең ничек эшләвен күрсәтә.

– Елның ун ае үтеп китте. Әйдәгез, без шушы чорга нәтиҗә чыгарып карыйк. Әгәр саннарга күз салсак, эчке эшләр бүлегенең эшенә нинди бәя биреп булыр иде икән?

Ун айга барлыгы 266 җинаять эше теркәлде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 10 процентка ким. Нинди җинаятьләр күбрәк очрый? Беренче урында милеккә каршы җинаятьләр. Моңа урлаулар, талаулар, мошенниклык керә. Ун айда 63 урлау очрагы теркәлеп, шуларның 42се ачылды. Бөтенесенең ачылмавының сәбәбе дистанцион урлаулар белән бәйле. Андый җинаятьчеләрне табуы бик кыен. Аннан шәхескә каршы эшләнгән җинаятьләр (кыйнау, кеше сәламәтлегенә зыян салу,  үтерү белән янау) бара. Соңгы вакытта ай-ти технологияләр кулланып эшләнгән җинаятьләр популярлашып китте. Алар елдан-ел арта бара. Узган ел 56 булса, быел 10 айда 61гә җитте. Бу җинаятьләрне ачу көч һәм чыгымнар таләп итә, шулай ук һөнәри осталык сорый. Мондый җинаятьләрне ачуның кыенлыгын исәпкә алганда, без бу юнәлештә зур эш башкардык. Узган ел ун айда шундый биш җинаять ачкан булсак, быел аларның саны егермедән артты. Быел юл һәлакәтләре саны күбәйде. Ун айда барлыгы 26 юл-транспорт һәлакәте (узган ел шушы чорда 25 иде) булса, аларда 39 кеше (узган ел ун айда 34) төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды, 6 кеше (узган ел ун айда 11 кеше) һәлак булды. Күпчелегенең сәбәбе – транспорт белән идарә итүчеләрнең тәҗрибәсе җитмәү һәм алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утыру.

– Хезмәтегез авыр булуга карамастан, коллективта хатын-кызлар да күп эшли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бүлектә барлыгы 94 хезмәткәр. Шуларның 25е хатын-кызлар. Авыр булса да, зур җаваплылык тоеп эшлиләр. Гомумән, һәр кеше хезмәтен намус белән башкара. Безнең хезмәт бик катлаулы, авыр, җаваплы. Ял да, бәйрәм дә юк. Бәйрәмнәр, районкүләм  чаралар булдымы, полиция хезмәткәрләре тәртип сагында. Чөнки бурычыбыз – район халкы иминлеген, тынычлыгын саклау.

– Сезгә яшьләр эшкә күп киләме?

– Коллективыбыз бердәм, яшьләр белән тулыланып тора. Күбесе югары белемле. Хәзерге вакытта безгә участок инспекторлары, транспорт белән идарә итүчеләр кирәк. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан, эчке эшләр бүлегендә хезмәтен дәвам итәргә теләгән яшьләрне көтеп калабыз.

– Бәйрәм уңаеннан теләкләрегез?

– Арча эчке эшләр бүлеге, шулай ук барлык эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм хөрмәтле ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Сәламәтлек, иминлек,  тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, гаилә бәхете, рух ныклыгы, ветераннарга тыныч картлык, матур көннәр телим. Вакыт белән исәпләшмичә, авырлыклар алдында баш имичә, кайчак тормышларын күркыныч астына да куйган хезмәткәрләребезне өйләрендә һәрвакыт елмаеп каршы алсыннар, гаиләләрендә тынычлык хөкем сөрсен иде. Тормыш сездән һәр көн тәвәккәллек, батырлык, зирәк акыл таләп итә. Кануннарны бозучылар белән көрәштә киләчәктә дә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарырсыз дип ышанам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X