erid:2VtzquqpS7d
Имтиханнар биргән шәкертләргә шәһадәтнамәләр  тапшырылды
Арча яңалыклары

Имтиханнар биргән шәкертләргә шәһадәтнамәләр тапшырылды

14 февраль көнне Яңа Кенәр авылында мәчет каршындагы курсларны дүрт ел укып белем алып, имтиханнар биргән шәкертләргә шәһадәтнамәләр тапшыру булып узды.

Бу вакыйга 6 ир-ат, 13 хатын-кыз өчен дини гыйлем алуда беренче баскыч булса, аларның мөгәллимнәре: Ирек хәзрәт Галиев, Фатыйх хәзрәт Фазылжанов, Гөлниса ханым Муллагалиева, Рузалия ханым Насибуллина, Надия ханым Гарипова өчен тантаналы йомгак булды.

 Алган гыйлем белән гамәл кылып, Аллаһка һәм халыкка хезмәт кылып яшәргә насыйп итсен! Мөселман кешегә гыйлем алу бишектән алып, ләхеткә кадәр фарыз. Белем алмый икән, димәк, Аллаһы Тәгалә каршысындагы бурычын үтәми. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме –  икесен дә тигез күреп, гомер буе икесен дә  мөселман кешесе өйрәнергә тиеш.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев