erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Инде тарихны да сүтәләр?

Соңгы вакытта газета укучыларыбыз Арча шәһәренең Интернационал урамындагы 9 йорт язмышы өчен борчылып шалтыраталар. Бу йорт мәдәният мирасы булып сакланырга тиеш, ни өчен аны сүтәләр?

 

Без әлеге сорауны район прокуроры Фәнис Шәйхаттаровка җиткердек.

– Район прокуратурасы әлеге мәсьәлә буенча тикшерү үткәрә, – диде Фәнис Ринатович. – 1853 елда төзелгән әлеге бинаның мәдәният мирасы булып исәпләнелүе, милек хуҗасы Закирова Фәрдия Вәгыйз кызы булуы ачыкланды.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты 2019 елның 24 сентябрендә Ф.В.Закировага мәдәният мирасы булган бу об

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ъектны Татарстан Республикасының Мәдәният мирасы объектларын саклау буенча комитеты рөхсәтеннән башка үзгәртү буенча эшләр башкарырга ярамавы турында  кисәтеп, хат юллаган.

Әмма, әлеге хатка карамастан, бина хуҗасы түбәне, таш стенаны сүтү эшләрен башлап җибәргән.

Район прокуратурасы тикшерү материалларын Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенә РФ Җинаять-процессуаль кодексының 144,145нче маддәләре буенча карау һәм РФ Җинаять кодексының 243нче маддәсе (мәдәният мирасы объектларын юк итү яки зарарлау) кысаларында бәя  бирү өчен җибәрде.

Арча районы прокуратурасы хәзерге вакытта тикшерүне дәвам итә.

Район газетасы редакциясе дә әлеге мәсьәләне  контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X