erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җиңүне бәйрәм итү көне күчереләме?

Интернетта Коронавирус аркасында Җиңү көне бәйрәмен июнь ахырына күчерәләр дигән хәбәр таралды. Казахстанда бәйрәмне соңрак үткәрәчәкләр. Мәскәү дә әлегә аның кайчан буласы билгеле түгел. Татарстанда Җиңү көне күчәрме?

Әлеге хәбәргә ачыклык кертү өчен Татарстан Президентының матбугат үзәгенә шалтыраттык.

– Әлегә иртәгә нәрсә буласын да белмибез. Вакыт үзе күрсәтер. «Җиңү көне күчә» дигән хәбәр дөрес түгел. Әлегә бу хакта сөйләшү булмады. Әгәр вакыты үзгәрә икән, хәбәр итәчәкбез, – ди алар, дип яза "Ватаным Татарстан".

Татар-информ хәбәр итүенчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган 9 Май парадын күчерү мәсьәләсе әлегә каралмый. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Әлегә көн тәртибендә мондый сорау тормый”, - дип белдерде ул.

Лилия Галимова әйтүенчә, киләсе атнадан производстволар эшли башлавы да изоляция ничек үтәлүгә бәйле булачак. “Изоляцияне үтәү буенча дисциплина кирәк, шуңа күрә смс-рөхсәт алу тәртибе кертелде дә инде. Кызганыч, изоляцияне үтәүдә ваемсызлар да бар”, - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X