erid:2VtzquqpS7d
Ир белән хатын мунчада янып үлгән
Арча яңалыклары

Ир белән хатын мунчада янып үлгән

Татарстанда ирле-хатынлы кешеләр мунчада янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига кичә көндез республиканың Баулы районында Исергәп бистәсендә булган. Бистәнең Тукай урамында 32 квадрат метр мәйданлы бүрәнә мунча янган.

109нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге көчләре белән ут сүндерелгән. Янган конструкцияләрне сүткәндә 57 яшьлек ир белән хатынның гәүдәләре табылган.    https://tatar-inform.tatar/news/incident/30-06-2020/tatarstanda-irle-hatynly-keshel-r-munchada-yanyp-lg-n-5753313
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев