erid:2VtzquqpS7d
Ирек Фәйзуллин Россия Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары булды
Арча яңалыклары

Ирек Фәйзуллин Россия Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары булды

Тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Ирек Фәйзуллин Россия Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары булды.

Тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

2018 елдан башлап Россиянең Төзелеш министрлыгын Владимир Якушев җитәкли. Хөкүмәт составын яңартканда, ул үз постын саклап кала.

Моңа кадәр РФ Президенты Владимир Путин Мәскәүнең элеккеге вице-мэрын һәм Татарстанның Төзелеш министрлыгының элеккеге башлыгы Марат Хөснуллинны Виталий Мутко урынына вице-премьер итеп билгеләде.

Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин 1962 елда Казанда туган, 1985 елда «сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган.

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев