erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ирләр колагына

"Чәчәк бүләк итәр кешең булу бәхет бит ул" язмасына карата фикер.

ЧӘЧӘК БҮЛӘК ИТМӘГЕЗ! 
(Ирләр колагына) 

8 март - бәйрәм диеп, 
Чәчәк бүләк итәләр. 
Аннары хатын-кыздан 
Нидер өмет итәләр... 

Бүләк бирер өчен нигә 
Сез гел мартны көтәсез? 
Шул көндә генә бүләккә 
Лаек диеп беләсез? 

Өзгән чәчәк бүләк иткәч, 
Озак тормый сулачак. 
Хатын-кыз да чәчәк кебек 
Яратмасаң сүнәчәк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өзгән чәчәк шикелле 
Сулуын телисезме?! 
Яратам дип йөрсәгез дә, 
Гел хөрмәт итмисезме? 

Матур сүз дә кайчак бүләк, 
Хәтта җылы караш та. 
Хатын-кыз бит эреп китә 
Өйгә иртә кайтсаң да. 

Хатын-кызлар - нәфис затлар, 
Ныграк тотсаң уала. 
Күңелләрен күрим дисәң, 
Яхшырак бүләк сайла! 

Тик көтмә, син, март җиткәнне 
Һәм өзмә чәчәкләрне!
Ландыш Гимаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X