Тагын яңгыр көтелә. Фотода Яңа Кырлайда Тукай музее бакчасындагы Су анасы.
Иртәгә, 27 июньдә, Татарстан территориясендә янәдән һава торышы шартлары начарланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада шимбә төнлә һәм көндез урыны белән көчле яңгыр явачак.
Моннан тыш, көндез секундына 15-17 метрга кадәр тизлектәге көчле җил фаразлана. Шулай ук көндез яшен булырга мөмкин.
Элегрәк «Татар-информ» ял көннәрендә чираттагы циклон Татарстанга +14 градуска кадәр салкын һава алып киләчәк, дип хәбәр иткән иде.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yanadan-yangyr-yasen-ham-kocle-il-kotela-5925589
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев