erid:2VtzquqpS7d
Иртәнге ашка искиткеч тәмле бутерброд
Арча яңалыклары

Иртәнге ашка искиткеч тәмле бутерброд

Бик җиңел һәм тиз генә ясала ул. Ингредиентлары да гади генә. Һәркайсыбызның суыткычыннан «төшми» торган продуктлардан гына ясала.

Кирәк булачак:

  • • юка гына итеп туралган 16 телем ак ипи (тостер өчен туралган ипи булса, тагын да уңайлырак),
  • • 8 колбаса телеме,
  • • 1-2 помидор,
  • • 200 грамм гөмбә,
  • • 100-150 грамм сыр,
  • • 4 йомырка,
  • • 1 аш кашыгы атланмай,
  • • тәменә карап тоз, борыч, петрушка.

Эш барышы:

1. 8 телем ипинең йомшагын пычак белән кисеп алабыз. Табага (төбен майлап) йомшагы алынмаган 8 телем ипине тезеп, шуның дүртесенә йомшагы алынган ипи “кысасы” куеп чыгабыз. “Кыса”ларга гөмбә (кыздырып) тутырып, тоз, борыч һәм вак угычтан уылган сыр сибәбез.

2. Калган 4 телем ипигә 2шәр телем колбаса, өстенә калган 4 ипи “кысасы”н куябыз. “Кыса”лар эченә помидор кисәкләре (боҗралап туралган) урнаштырабыз һәм һәр бутербродка берәр йомырка сытабыз. Тоз, борыч, петрушка (ваклап туралган) сибәбез. Барлыгы 8 бутерброд килеп чыга.

3. Табаны 180 градуска җылытылган газ миченә куеп, йомырка  пешкәнче һәм сыр эрегәнче тотабыз.

Фото: yandex.ru

https://vatantat.ru/2020/05/25291/


Нет комментариев