erid:2VtzquqpS7d
Иске Иябаш авылында мәчет ачу тантанасы булды
Арча яңалыклары

Иске Иябаш авылында мәчет ачу тантанасы булды

Иске Иябашта яңа мәчет

25 декабрьдә Иске Иябаш авылында мәчет ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән Рөстәм хәзрәт, район имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт катнашты.
Хәзерге вакытта Арча районында 90нан артык мәчет эшли һәм аларның саны арта бара. Иске Иябаштагы Аллаһ йортын төзүне башлаучы һәм төп төзетүче Яңа Иябашта туып-үскән Илшат Мансур улы Газизов булды. Мәчет төзүгә өлеш кертүчеләрнең һәркайсын бу көнне зурлап искә алдылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
 


Нет комментариев