Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Җитәкчеләр күрми. Тротуарларны боз каплаган. Тимераяк киеп йөрсәң генә...

    Кем җаваплы?

    Һава торышы үзгәреп тора. Инде яз килде, иртәләде быел, дип тамчылар тама башлагач сөенгән идек. Кыш бирешергә теләмәде. Тагын 20 градуслы салкыннар китереп "бәрде". Анысы ярар иде дә, җебегән карлар катып юлларда бозлавык хасил булды. Хәтта йөреп тә булмый, аякны шудыртып барырга кирәк. Иң кызыгы, Арча үзәгендә, халык иң күп йөри торган урыннарда шулай. Тротуарларга, кибетләр каршына тоз, я булмаса, ком булса да сибеп булмый микәннә соң? Әллә җаваплы кешеләр халыкка тимераяк кияргә кушалармы? Шәһәр җитәкчеләре бер дә күрми микәнни бу хәлне?

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: