erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җитәкченең йөге авыр

Озак еллар җитәкче булып эшләп халык алдында да, югарылар алдында да абруйлы булып калу – зур бәхет!

Һәркемгә үзенең туган ягы кадерле. Минем өчен дә шулай. Хуҗалыкларның эш күрсәткечләрен алгач та мин беренче итеп үзебезнең “Курса МТСы” дип аталган хуҗалыкны эзләп табам.

Якташларымның уңышларына куанам, проблемалары килеп туганда борчылгалап та алам. Моны хуҗалык рәисе Рәүф Гыйлаҗетдинов та яхшы белә, хисап җыелышларына, Сабантуйларга, башка чараларга чакырмый калмый, аның: “Ильяс абый, сине көтәбез!” – дигән сүзләре йөрәккә май булып ята.

Курса дигәч иң беренче булып Рәүф, Рәүф дигәч Курса хуҗалыгы күз алдына килә, алар бер-берсеннән аерылгысыз. Яңасалада туса да, Курсалар аны хаклы рәвештә үзләренеке дип саныйлар. 1989 ел башында аны “Курса” колхозы рәисе итеп сайлыйлар. 31 ел җитәкче! Районда башка андый кеше юк! Нинди кыен чорларда колхозны таркатмыйча саклап калган Рәүф бит ул. Инвестор дигәннәрнең кылычлары ялтырап алды Курса өсләрендә. Бүген инде аларның кылычлары сынды, ә Курсалар яши, ничек итеп кенә әле!

Бүгенге көндә “Курса МТСы” ширкәте районда ныклы матди-техник базасы булган, бурычларга батмыйча үз көченә таянып эшли торган хуҗалык. Республиканың элиталы орлыклар ассоциациясе әгъзасы, алар тәҗрибәсен өйрәнергә киләләр, хуҗалык сортлы орлыклар сатудан әйбәт табыш ала. Түбән Курсада, Сарай-Чокырчада яңа орлык эшкәртү линияләре эшли.

– Менә унбиш ел инде Рәүф Гыймадетдинович белән уртак тел табып эшлибез, – ди Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Социаль мәсьәләләрне хәл итүдә хуҗалыкның ярдәме зур. Рәүф Гыймадетдинович таләпчән, әмма гадел җитәкче.

Хуҗалык җитәкчесе эшләгән кешенең кадерен белә. Лаеклы ялга чыгучылар бөтен халык алдында хөрмәтләнеп бүләген ала. Бүләкләр дә нинди әле: үзе эшләгән трактор, буаз тана, зур үгез! Яшьләр боларның барын да күреп, белеп утыра һәм нәтиҗә ясый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Яшь гаиләләр өчен 28 йорт кына салынды, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Хуҗалык белгечләрне, механизаторларны үз хисабына укытып  кайтара.

Авылларның йөзе үзгәрде, халык күп итеп мал асрый, хуҗалык азык белән тәэмин итә.

Озак еллар җитәкче булып эшләп халык алдында да, югарылар алдында да абруйлы булып калу – зур бәхет! Татарстан Республикасының атказанган авыл  хуҗалыгы хезмәткәре, бик күп бүләкләр иясе Рәүф Гыймадетдин улы үзенең 60 яшьлек юбилеен үткән юлга канәгатьлек белән карап, алга зур планнар корып каршылый. Ул гаиләсе белән дә бәхетле, ышанычлы тылы бар. Аңа алдагы көннәрендә нык сәламәтлек, шатлыклы гомер телибез!

 

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авторга!!!!Анонс битендэ публикациянен исемен кычкырып укып карагызчы... Хэм бу кинэшне хэрчак утэгез!!!

    2
    X