Сак булыгыз
2026 елның 15-28 апрелендә каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатларында "Каршы як полоса" профилактик чарасы үткәрелә. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, узып китүне башлаганчы, машина йөртүче үзе барырга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта буш булуына һәм узып китү процессында ул башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачаулык тудырмаячагына инанырга тиеш. Ә «узып китү тыела» юл билгесе гамәлдә булган зонада тоташ билгеләү линиясе булганда, шулай ук тауларда, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда – узып китү тыела. Арча районы дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы булырга өнди.
Нет комментариев