erid:2VtzquqpS7d
Юлларда 20, Арчада 18 техника эшләде
Арча яңалыклары

Юлларда 20, Арчада 18 техника эшләде

Өч көн буе район юлларында «Татавтодор» җәмгыятенең 20 техникасы тәүлек буе эшләде.

Бу турыда безгә җәмгыятьнең Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назыйр Фәттахов хәбәр итте.

- Барлык юнәлештәге олы юллар  ачык. Авылларга керә торганнарында эш бара.Аларын да тиз арада хәл итәчәкбез,- дип ышандырды ул.

Арчаның үзендә дә бөтен көч юлларны арындыруга юнәлдерелгән.

"Иртә таңнан 18 техника фәкать кар түгүдә. Халыктан бер кат чисартылган юлларга кар өймәүләрен сорыйбыз ", - ди "Жилкомбытсервис" ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев