Юлларда хәвеф арта: сәбәпләр үзгәрмиме?
Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда һәлак булучылар, зыян күрүчеләр саны артуы борчылу тудыра.
ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рөстәм Гарипов катнашында узган видеоконференциядә юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде, юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре әйтелде.
Республика һәм райондагы хәлләр турында тулырак белү өчен без район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән әңгәмә кордык.
– Рөстәм Рәфхатович, республика буенча юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны артуы турында әйтелде. Безнең районда хәлләр ничек?
– Ел башыннан район территориясендә 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда бер кеше һәлак булды, ун кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Узган елның биш аенда 13 юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булып, 14 кеше зыян күргән иде.
Республика буенча исә ел башыннан 1047 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 111 кеше һәлак булган һәм 1268 кеше җәрәхәтләр алган. Бу саннар юллардагы иминлек мәсьәләсенең бүген дә бик мөһим булуын күрсәтә.
– Юл-транспорт һәлакәт-ләренең иң еш очрый торган сәбәпләре нинди?
– Кызганыч, елдан-ел кабатланып килгән төп сәбәпләр үзгәрми диярлек. Алар арасында иң куркынычларының берсе – каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, алдагы машинаны узу. Мондый кагыйдә бозу күп очракта иң авыр нәтиҗәләргә китерә. Районда узган елның биш аенда 89 кеше административ җаваплылыкка тартылса, быел ул 101гә җитте. 2025 елда әлеге сәбәп нәтиҗәсендә һәлакәтләр булмады, 2026 елда Кәдрәктә исерек хәлдә транспорт белән идарә итүче узарга чыгып, юл һәлакәте китереп чыгарды һәм үзе үк зыян күрде.
Шулай ук тизлек режимын үтәмәү, юл шартларын исәпкә алмау, хәвефсез ара сакламау да юл һәлакәтләренә җитди сәбәпче булып тора.
– Республикада исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләр гаебе нәтиҗәсендә күп кенә һәлакәтләр теркәлгән. Бездә ничек?
– Ел башыннан районда исерек хәлдә транспорт белән идарә итү нәтиҗәсендә алда әйтеп үткән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Әмма, кызганыч, алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыгучылар саны кимеми. Алар катнашында юл һәлакәтләрен булдырмау максатында, даими рәвештә рейдлар, профилактик чаралар үткәреп торабыз. Шуны онытмасыннар иде - спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утыру үзеңнең генә түгел, юлдагы башка кешеләрнең дә гомерен куркыныч астына кую ул.
– Соңгы вакытта руль артында йоклап китү очраклары турында да еш ишетергә туры килә.
– Әйе, мондый хәлләр дә күзәтелә. Ерак юлга чыкканчы ял итеп алу мөһим. Ару-талу игътибарны киметә, реакцияне акрынайта. Нәтиҗәдә, бер мизгелдә генә дә төзәтеп булмаслык фаҗига килеп чыгарга мөмкин.
– Җәй җитү белән мототранспорт һәм питбайклар мәсьәләсе дә кискенләшә.
– Дөрестән дә, җылы сезон башлангач, юлларда мотоцикллар, скутерлар, питбайклар саны арта. Әмма питбайкларның гомуми кулланылыштагы юллар өчен түгел, махсус мәйданчыкларда һәм трассаларда файдалану өчен билгеләнгән спорт инвентаре булуын онытмаска кирәк. Аеруча балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик эш алып бару мөһим. Ата-аналар да бу мәсьәләгә җаваплы карарга тиеш. Россия Федерациясе җинаять кодексының 151 маддәнең 2нче бүлеге нигезендә хәзер ата-аналарны җинаять җаваплылыгына да тарту каралган. Шунысы сөендерә, бездә мототранспорт катнашында юл һәлакәте булмады.
– Алда җәйге каникуллар. Балалар иминлеген тәэмин итү буенча нинди киңәшләр бирер идегез?
– Балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны узган елның биш аенда ике иде, быел берәү теркәлде. Әмма аның кимүе тынычланырга нигез бирми. Каникул вакытында балалар күп вакытын урамда үткәрәчәк. Шуңа күрә ата-аналар юл йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерергә, велосипедта, самокатта йөргәндә хәвефсезлек чараларын аңлатырга тиеш. Без дә үз чиратыбызда лагерьларда балалар белән очрашып, төрле чаралар оештырачакбыз.
Юлларда иминлек һәр-кемнең җаваплылыгыннан тора. Кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә генә без юл һәлакәтләре санын киметә һәм кешеләрнең гомерен саклап кала алачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев