erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Изге Болгар җирендә көрәш буенча Дөнья кубогына ярышлар булды

Көрәшне Президент Рөстәм Миңнеханов та карады.

Идел буе Болгар Дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Изге Болгар җирлегендә көрәш буенча Дөнья Кубогына ярышлар узды. Бәйгенең башлангыч өлешендә 150ләп көрәшче катнашты, ә Болгарда исә медальләр өчен көрәш барды. Бәйгенең иң матур мизгелләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та күзәтте.

150ләп көрәшче катнашты Дөнья Кубогы өчен. Россиягә күрше булган дәүләтләрдән генә түгел, Ангола, Монголия, Гвателама, Гвинея, Шри-Ланка, Бангладеш кебек экзотик төбәкләрдән дә бар иде бәйгедә катнашучылар арасында. Донецк Халык Республикасыннан да берничә көрәшчеләр килгән иде.

Ярышларның абсолют батыры булып Яшел Үзән егете Фирдүс Зәйнуллин танылды. Финалда ул Оренбург өлкәсеннән Валерий Рәфыйковны бирелдерде. Аңа, алдан көтелгәнчә, автомобиль түгел, ә мотоцикл бүләк иткәннәр. Чит илдә җитештерелгәнен. билгеле булганча, Фирдүс узган ел да биредә җиңүче булды һәм аңа автомобиль тапшырылган иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Изге Болгарга кунакка килгән башка мәртәбәле кунаклар да тамаша кылган

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sport/krsh-buencha-dnya-kubogy-bygesen-tatarstan-prezidenty-da-kztte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X