erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Каберен генә булса да күрер идем 

Карточкасы да әйләнеп кайта

   “Сугыш беткән!” Бик өзелеп көткән хәбәр булса да, безнең йөрәкләр элеккегә караганда да ныграк әрнеде... Сугыштан ир-атлар кайта башлады. Аларны хатыннары, балалары куанышып каршы алды... Ә без аларга кызыгып капка артында гына елашып тордык. Безнеке бит кайта алмады...”  30 яшендә дүрт баласы белән тол калып, гомере буе иренә тугрылыклы булып, үлгәнче исемен теленнән төшермәгән әтиемнен әнисе – Күлтәс кызы Маһиәнвәр әбием сүзләре бу. Сөйләгәндә битләре буйлап борчак-борчак күз яшьләре тәгәрәшеп төшкәне әле дә күз алдымда тора.

“Сугыш беткәнгә чиксез шатландык. Тик балаларнын безнең әти кайчан кайта, дип өзгәләнүләре бәгыремне телгәли иде. Бигрәк яшьләй киселгән гомер бит, бигрәк жәл бит”, – ди иде ул. Яшь чакларын, 17 яшендә бабам (аңа 20 яшь) белән гаилә коруларын, матур яшәүләрен, күнелле итеп җыеннарга йөрүләрен, ачлы-туклы яшәсәләр дә гөр килеп урак уруларын, әвендә эшләүләрен, дин сабагын өйрәнүләрен, авылдагы стахановчылар турында, ничек ир-атларның сугышка чыгып китүләрен һәм бабама кагылышлы тагын бик күп вакыйгаларны җайлап кына сөйләп утырыр иде. Ул шулай үзенең хәсрәтен тараткан, сагынуын баскан, күрәсен..    

 Сугышка киткәндә бабай ике айдан да артык тормабыз, кайтып җитәрбез, дигән, аннан җинмичә кайтмыйбыз, тиздән күрешербез, дип язган. Тик күрешүләр насыйп булмаган.  Бабамның һәлак булуы турында бергә сугышкан иптәше язып сала. “Йосыф бик каты яраланды, савыга алмады. Мин аны үз кулларым белән тирән итеп казып күмдем. Эх, яхшы сугышчы иде”, – дигән юллар була анда. Әбием аны үзенең корьән китабы белән бергә саклый иде. Хат белән бергә бабамнын күкрәк кесәсендә йөргән, сугышка киткәндә үзе белән алып киткән карточкасы да әйләнеп кайта. Сугышка кадәр (1940 елда) гаилә белән төшкән фото, ул бүгенгә кадәр исән. “Карточкасы канга буялган иде, ялый-ялый җыладым. Бәет тә чыгардым. Күгәрченем кил каршыма, хат языйм канатыңа.  Минем хатым – әманәтем  тапшыр син җанашыма”, – дип сөйләгәне хәтеремдә әбиемнең. 92 яшенә кадәр сау-сәламәт булып минем әтием-әнием тәрбиясендә яшәп мәңгелеккә – бабам янына китеп барды, мәрхүмә.

 Бабам Йосыф Рамазан улы Рамазанов сугыш башланганның беренче көннәреннән үк Арча хәрби комиссариатыннан сугышка китә. Гаубично-артиллерийский полкта элемтәче була. 1942 елның 29 августында Ленинград өлкәсенең Киров районы Погостье дигән тимер юл станциясе янында барган зур сугышларда авыр тән җәрәхәтләреннән һәлак була. Интернеттан алган мәгъүматлар буенча, Погостье Ленинград бдокадасын өзү өчен барган сугышларның башлангыч ноктасы була. Монда 1941-1942 елларда Ленинград фронтының иң каты, иң канкойгыч сугышларыннан берсе бара. Урман, куаклыклар очсыз-кырыйсыз сазлыклар хәлне тагын да катлауландыра. Фронтның бу өлешендә көн саен меңнән артык кеше һәлак була. Беренче күмелгән урыны да шушы Погостье тимер юл станциясе янында була бабамның. Хатта язылганча аны сугышчан дусты җирли.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  Быел без Йосыф бабамның каберен эзләп табу бәхетенә ирештек. Бүгенге көндә ул Погостьедан 12 километр гына ераклыкта шул ук Ленинград өлкәсе Киров районынын Яна Малукса авылы янындагы мемориал комплекска, туганнар каберлегенә күчереп җирләнгән. Төрле яктан урман белән әйләндереп алынган бер ачыклыкта урнашкан бу мемориалга зур кынгырау эленгән капкадан үтәсен. Бераз баргач Дан аллеясы, мемориал такталарга исемнәре чокып язылган Геройлар стенасы, зур Йолдыз-һәйкәл, аннары  Үзәк обелиск белән туганнар каберлеге... 1941-1945 елларда һәлак булган совет сугышчыларының исемнәре язылган стеллалар тезелеп киткән. Татар фамилияләре шактый. Меңләгән батырлар арасында  үзебезнен бабайның да исемен күргәч әйтеп бетергесез бер хис күңелләрне кузгатты. Уйчан күзләре белән  бабам -  31 яшьлек Йосыф күз алдына килде... Безнен балаларыбыз яшендә. “ Исәнме, кадерле бабам. Без сине онытмадык. Менә синең оныгың 78 елдан сон янына килеп каберенә Маһиәнвәреңнең күз яшьләре тамган туган җир туфрагын салды... Әбиемнен төштә генә булса да, ерактан гына булса да, каберен генә булса да бер генә күрергә иде дигән хыялы тормышка ашты. Тыныч йокла, рухың шат булсын”.

 Аннан әнием өйрәтеп җибәргән догаларны укып, чәчәкләр салып кайтыр юлга кузгалдык.  

Лилия Фазылова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X