erid:2VtzquqpS7d
Кәчедән Фәрит Хәлилов Санкт-Петербургта 1нче урынны алды!
Арча яңалыклары

Кәчедән Фәрит Хәлилов Санкт-Петербургта 1нче урынны алды!

Котлыйбыз!

Кәче авылыннан Фәрит Хәлилов Санкт Петербургта ветераннар арасында булып үткән Бөтенроссия җиңел атлетика ярышында катнашып, 1нче урынны алды. Алар 10 км.ны спорт адымнары белән үттеләр. Иң җитезе һәм чыдамы якташыбыз Фәрит Хәлилов булып чыкты. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина барлык ветераннар исеменнән котлый! Котлауларга без дә кушылабыз. Фәрит Хәлиловка әле яңа - 23 июньдә 70 яшь тулды.  Районның менә нинди ир-егетләре бар! Исән-сау булсыннар!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев