29 июньдә Калининградта «пляж уеннары 2025» ачык фестивале кысаларында Пляж көрәше буенча ярышлар узды.
Фестиваль Калининград өлкәсе көрәш федерациясе президенты Александр Гирзекорн һәм спорт көрәше һәм көрәш буенча Калининград өлкәсе җыелма командасы тренеры, атказанган спорт мастеры Евгений Салеев катнашында оештырылды.
Шунысы куанычлы, бу көрәш ярышларында Татарстан Республикасы командасы составында "Арча" спорт мәктәбе көрәшчесе Әнгам Мөхетдинов катнашты.
Команда 1 нче урын алды. Котлыйбыз!
Чыганак(фото): https://t.me/sportschoolarcha/5121
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев