erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Канатланып кайттык

Ни арада картлык җитә?!

Кеше гомеренең бик күп вакыты эштә, үзе сайлаган һөнәрен башкарып сизелми дә үтеп китә. Ни арада картлык җитә?! 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан безне дә Казанбаш мәктәбенә кунакка дәшеп алдылар. Синең белән бергә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләрең белән күрешү, очрашу бик рәхәт, күңелле мизгел.

Безне мәктәп ишек төбендә үк  директор Ришат Камалов һәм  коллектив каршы алды. Матур итеп бизәлгән залда бәйрәмнең тантаналы өлеше башланып китте, безне бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен юлладылар, хезмәтебез өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Укучылар көче белән әзерләнгән бик зур, эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Балаларның осталыгына, чын күңелдән башкарган чыгышларын сокланып карап утырдык.

Бәйрәм мәктәп ашханәсендә дәвам итте. Казанбаш мәктәбен 32 ел җитәкләгән Даниял Низамов үзенең эчкерсез җылы котлауларын, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук күп еллар Казанбаш балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Мәүлия Гарипованың да очрашуга килгән кунакларга теләкләре, истәлекләре күп иде.

Очрашу җылы чыгышлар, эчкерсез рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды. Төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләрнең сөйләшер сүзләре күп җыелган иде. Бергә эшләгән вакыттагы күңелле мизгелләрне искә алып тәмле ризыклар белән сыйланып утырганда, роза чәчәкләрен кочаклап, бүләкләрен күтәреп Дамир Шакирҗанов килеп керде. Ул шушы мәктәпне тәмамлаган Көтектә яшәүче фермер. Табыннарны әзерләүгә ул иганәчелек иткән. Дамир бәйрәм белән котлады, үзен укыткан укытучыларга рәхмәт хисләрен җиткерде.

Бу очрашудан без канатланып, шатланып кайттык. Безнең хезмәтебез,  тәрбиябез, кыйблабыз дөрес булган. Мәктәбебездә бездән соң да мәгънәле, тәрбияле яшьләр, җитәкчеләр эшләвен күреп тагын бер кат сөендек.

Эшләгән яхшылыкларыгыз, күрсәткән кадер-хөрмәтегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Сезгә авыр, ләкин мактаулы хезмәтегездә зур уңышлар, тәрбияле, яхшы укучылар гына насыйп булсын.

 Дания Низамова.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Казанбаш

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X