erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Капкаларыгыз ачыкмы, исәпкә алучы йөри!

Илдә Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе бара

Районыбызда да әлеге эш бик җитди алып барыла. Стационар участокларда да, өйдән-өйгә йөреп тә эшли исәпкә алучылар. Барлыгы 112 кеше хезмәт куя. Төп эшләреннән кала өстәмә чыгып эшләүчеләр һәм үзмәшгульләр бар араларында.

Узган атнада шәһәребезнең күпфункцияле үзәгенә (МФЦ) барган булсак, бүген исәпкә алучы хезмәткәр белән берничә йортка кереп, халык санын алуның ничек барганлыгын күзәттек. Исәпкә алучы Бөтенроссия халык санын алу логотибы төшерелгән киемнән иде: яктылык кайтаргыч полосалары булган зәңгәр жилет һәм махсус шарф. Планшет, бланклар өчен зәңгәр төстәге махсус сумкасы һәм таныклыгы да бар иде.

- Миңа бирелгән участокка 4 урам керә. Бүгенге көнгә әлеге урамнарда яшәүчеләрнең 55%ы исәпкә алынган. Бу сан белән мин канәгать. Тик инде берничә тапкыр килеп тә капкаларын ачтыра алмаган хуҗалыклар бар. Көндез эштә, кич капкаларын бикләп куючылар күп. Шакып ишетмиләр, звоноклары юк андыйларның. Күпфатирлы йортларда йөрүе җиңелрәк. Бер тапкыр домофонны ачтырып керә алсаң, барлык фатирга керергә була. Яшь гаиләләр белән аралашуы җиңелрәк, урта яшҗтәгеләр арасында җанисәпкә тискәре караучылар да бар. Андыйларга исәпкә алуның ни өчен кирәклеген аңлатып, аралашу юлларын табабыз. Ә өлкәннәр бик теләп каршы ала, чәйгә чакыручылар да бар, - дип сөйләде исәпкә алучы Алинә.

Шулай сөйләшә-сөйләшә Гагарин урамындагы берничә шәхси йортның ишеген шакыдык. Икесенең капкасы ачык булса, берсенә керә алмадык. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чиканаста туып-үсеп, бүген Арчада яшәүче Сания ханым халык санын алуга уңай каравын җиткерде. "Илебездә барган бу эш эшләнелә икән, димәк бу халык өчен кирәк. Электән килгән бу эшне мөһим дип саныйм. Хезмәтегез өчен рәхмәт, армый эшләгез,"- дип озатып калды ул безне.

Шушы ук урамда яшәүче Марсель һәм Илһамия Галиевлар өйләренә үк дәштеләр. Сорауларга татарча матур итеп җавап бирде әлеге пар. Үзләрен һичшиксез "татар" дип яздырдылар. "Балаларыбызны да татарча тәрбияләп үстердек. Үземә русча эндәшсәләр, мин сезне аңламыйм, татарча әйтегез дип җавап бирәм,"- диде Илһамия ханым.  

Бүгенге өйдән-өйгә йөреп халык санын алу барышында исәпкә алучы Алинәнең кеше белән аралашуына, ягымлы тавышына сокланып йөрдем. Йорт хуҗаралары белән итагатьле итеп сөйләшүе, һәр сорауны ачыклык кертеп бирүе үз эшенең остасы икәнен күрсәтеп тора. "Кичке тугызда да чыккан көннәребез бар. Иртән иртүк, халык эшкә таралышып беткәнче дә йөрергә әзер. Райондашларыбыз безне кире бормасын, аңлап кабул итсен иде",- дигән теләген белдерде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X