erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кара мәче дәвалый

Ана мәче елга ике тапкыр балалый, мәчегә батып бетәбез икән, дип хафага калдык. Бүгенге көндә бишәү алар. Әнисе һәм дүрт баласы. Кайберәүләр капчыкка салып фермага илтеп атыгыз, дип киңәш итте.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  Кайберәүләр адаштырыгыз, диделәр. Ничек кызганмыйча аларны фермага илтеп атасың?! Алар анда чирләп бетәчәк. Адаштырырга тагын кызганыч. Матур гына үсеп киләләр болар. Ашарга бар. Күпме бройлерлар суйдык, вак-төяге аларга. Сөттән дә өзмәдек. Бер стакан сөт җитә аларга. Анасын стерильләштердек. Икесе кара, икесе көрән төстә. Безнең ике кара песи баласын күргәч берәү болай ди: «Ә беләсезме сез кара песинең онкологияне дәвалаганын? Арчада бер хатын гел кара песи ала. Анда начар чир. 4 песие үлде инде, менә бишенчесен алды. Кара песи аның чирен үзенә ала һәм чиргә түзә алмыйча үлә. Аның өчен кап-кара песи кирәк. Башка бер төс тә булырга тиеш түгел. Ә сезнекеләрдә ак тап бар икән…».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X