erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Карантин вакытында "Җиләкле алан" пирогы пешерәбез (рецепт)

Дуслар, туңдыргычларыгызда җиләк-җимешләр бармы әле? Бүген бергәләп җиләкле-каймаклы тәмлекәч әзерлибез.

Камыр өчен: 1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, өй температурасында йомшартылган 100 грамм акмай, 1 стакан он, ярты чәй калагы камыр көпшәкләндергеч алыгыз. Шушы ингредиентларны бергә бутап, йомшак камыр басыгыз. Аны табага җәегез, кырыйларын формалаштырыгыз һәм эчлек әзерләгәнче суыткычка алып куегыз.

 

Эчлек өчен: 500 грамм кибет каймагы, 1 стакан шикәр комы, 3 йомырка, 1 аш кашыгы он яисә крахмал кирәк. Барысын бергә туглагыз. Таба тирән булмаса, эчлек өчен ингредиентларның күләмен азрак алсагыз да була.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер камыр җәелгән табага үзегез теләгән җиләкләрне салыгыз. Әйтик, кура җиләге, чия, карлыган. Аларны туңдыргычтан алып, алдан эретеп куярга кирәк. Җиләк-җимеш өстенә каймаклы эчлекне агызыгыз.
Пирог 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30-40 минут пешә. Табынга бирер алдыннан суытырга кирәк.
Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Фото:retsepty-s-foto.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/il-kle-alan-pirogi-193862/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X