erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Карантинда өйдә нәрсә эшләргә? Җырчы Нурзадә киңәшләре

Карантин булу сәбәпле, күп кенә иҗат кешеләре гастрольләрен туктатып, башка эшләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Ә кем өчендер бу күптәнге хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге.

"Кеше "вакыт җитми", дип зарлана иде. Менә хәзер балаларыгыз өчен дә вакытыгыз булыр, дуслар белән күрешер өчен дә. Китаплар укыгыз, бер дигән яхшы китаплар бар. Үзегезнең аң-белемегезне арттырыгыз, дускайларым! Матур фильмнар карагыз, кул эшләре белән шөгыльләнегез. Бер дә булмаса, өйләрне тәртипкә китерик, тәрәзәләр юып, пәрдәләрне алмаштырыйк, гөлләр күчереп утыртырга менә дигән вакыт җитте.Шифоньерлардагы кирәкмәгән әйберләрдән арыныйк. Генераль "уборка" ясыйк, башыбызга да", - дип киңәш итә җырчы.

Җырчы үзе исә әлеге “ялларны” бик продуктив үткәрергә ниятләп тора. Инде шөгыль дә тапкан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Кул эшләре дигәннән, бер хыялым бар иде. Вакыт кына җитмәде. Соңгы 15 елда мин тегү эшләре белән шөгыльләнергә уйлап тора идем. Вакыты җитте бугай. 15 апрельдән соң "Нурзадә күлмәкләре" дигән бренд ачылса, гаҗәпләнмәссез", - ди Нурзадә.  

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/karantinda-yd-nrs-eshlrg-yrchy-nurzad-kishlre

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X