erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кайнар элемтәдә коронавирус турында сорауларга татарча һәм русча җавап бирәләр

Татарстанда тәүлек әйләнәсендә эшли торган кайнар элемтәгә 8 (800) 222-59-00 номерына шалтыратып, консультация алып була.

 Татарстанда коронавирус белән бәйле мәсьәләләр буенча халыкка консультация бирү өчен кайнар элемтә телефоны 25 ноябрьдән башлап тәүлек буе эшли. Консультацияне татар һәм рус телләрендә алып була. Татарстанлыларның сорауларына Лилия тавыш ярдәмчесе җавап бирә. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итте.

«8 (800) 222-59-00 номерына шалтыратып татарстанлылар коронавирус инфекциясе турында актуаль сораулар буенча консультация, дарулар белән тәэмин итү турында мәгълүмат ала», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

«Хәзер республиканың сәламәтлек саклау системасына йөкләмә зур. Шуңа күрә коронавирус белән бәйле барлык сорауларга оператив консультация бирү. Моның өчен без Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгындагы коллегалар белән махсус бердәм кайнар элемтә ачтык, операторлар штатын арттырдык», - диде республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Республика халкы, оператор җавабын көтеп тормыйча, үзләрен кызыксындырган мәгълүматны ала алсын өчен, тавыш ярдәмчесенең мәгълүмат базасын киңәйтү планлаштырыла, дип өстәде ул.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/25-11-2020/kaynar-elemt-d-koronavirus-turynda-soraularga-tatarcha-m-ruscha-avap-bir-l-r-5788132

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X