erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Каз мамыгын ничек юарга?

Авылларда каз өмәләре гөрли. Уңган хуҗабикәләр аның мамыгын әрәм-шәрәм итми, мендәр ясый.

Шулай да аның мамыгын юу, яхшылап киптерү еш кына мәшәкать тудыра. Без тәкъдим иткән ысул белән юсагыз, күпкә уңайлырак булыр.
 
Иң элек мамыкны бәз яисә марля капчыкка тутырырга кирәк. Аннары йон кием юа торган порошок яки кер сабыны салынган суда 2 сәгать тотабыз. Сыек юу чарасы, яки шампунь куллансагыз, яхшырак. Болай иткәндә, ул тиз чайкалачак.
 
Берничә тапкыр чайкатканнан соң, таратып киптерергә кирәк. Иң яхшысы – мунча ләүкәсенә челтәр яисә тукыма җәеп, шуның өстендә таратып киптерү. Вакыт-вакыт әйләндереп торырга, кирәк булганда, мунчаны яңадан ягарга онытмагыз. Югыйсә, мамыкның исләнүе ихтимал, дип яза Кызыл таң.
 

Фото:mirsadovnikov.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор: Юлия Төхбәтуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алай гына кипми ул, сасып бетә. Марля яки капрон колготканы тарттырып шуның өстенә таратып киптерсәң генә.

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X