«Казан утлары» журналы кайгылы хәбәр җиткерде
«Казан утлары» журналы хезмәткәре Рәфикъ Юныс вафат
Озак еллар «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкарган Рәфикъ Юнысов бүген вафат булган.
«Казан утлары» журналы кайгылы хәбәр җиткерде. Редакциябездә зур югалту: озак еллар «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкарган Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта мәрхүмнең хатыны Дания ханым хәбәр итте», диелә хәбәрдә.
Мәрхүм белән хушлашу вакыты соңрак хәбәр ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев