erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Казанда «Абилимпикс» чемпионаты старт алды

Ул «Казан Экспо»да уза. МХО ветераннары арасында ярышлар була. Чемпионат 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел гариза бирүчеләр саны арткан. 86 төбәктән Казанга 600 ләп катнашучы җыелды. Чемпионатта Татарстаннан 126 ир-егет үз көчен сынаячак.

МХО ветераннары арасында «Абилимпикс» чемпионаты икенче ел рәттән уздырыла. Быел компетенцияләр саны да артты. Махсус хәрби операциядән кайткан егетләр өчен бу чемпионат тормышка яраклашуга ярдәм итә. Алар үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карый, яңа мөмкинлекләр ача.

Чыганак: https://vatantat.ru/news/kazanda-abilimpiks-cempionaty-baslandy-116449?utm_source=yxnews&utm_medium=mobile&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2Fe4356d40-16df-5289-946a-5b65f54cc058

 

Арча хәбәрләре

Нет комментариев