erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Казанда Россия онкологлары съезды уза

Казанда 8-10 апрель көннәрендә Россия онкологларының XIV съезды уза. Бүген Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта корылтайның ачылыш тантанасы узды.

Чит илләрдән дә вәкилләр катнашында уза торган чара Татарстан онкология хезмәтенең 80 еллыгына багышланган.

Съезд эшендә төрле төбәкләрдән штаттан тыш баш онкологлар, онкология үзәкләре җитәкчеләре, федераль белем бирү оешмалары, профильле кафедра вәкилләре катнаша.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтүенчә, Татарстанның онкология хезмәтендә җиһазлар, җайланмалар да заманча, табиблар да тәҗрибәле, тик яман шешне вакытында ачыклау өчен, беренче чиратта, кешеләрнең үз җаваплылыгы мөһим. Алар үзләренә игътибарлы булып, даими тикшеренеп торырга тиеш, ди ул.

Съезд кысаларында табиблар балалар онкологиясе, онкоурология, онкомаммология, онкогинекология, молекуляр-генетик тикшеренүләр, паллиатив ярдәм сорауларын күтәрәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-rossiya-onkologlary-sezdy-tatarstan-uzenen-onkologiya-maktabe-belan-gorurlana-5921938


Арча хәбәрләре

Нет комментариев