erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күңелгә җылылык бөркелә

Аллаһы Тәгалә адәм балаларына бик күп нигъмәтләрен насыйп итә һәм һәрвакыт Үзенә якынаер өчен мөмкинлекләр бирә.

Һәр кешенең күңеленә сеңеп калган мизгелләре ба. Шуларның, мөгаен, иң истә калырлыгы һәм күңелләрне җебетеп, йөрәкләргә үтеп кергәне – Рамазан аеның җитүедер.

Һәр кеше дә, мөгаен, Рамазан ае җитәрәк, шундый күңеллелек һәм шатлык белән әлеге күркәм айны көтеп аладыр, үзенең беренче тапкыр тоткан уразасын исенә төшерәдер. Рамазан ае – ул күңелләргә үтеп, безнең: Шушы айда мин төзәләм. Шушы айда куйган бөтен максатларыма ирешәм, – дип, үз-үзебезгә әйтә торган аебыздыр. Рамазан аенда тоткан уразалар, күмәкләшеп ифтар кылулар, тәравих намазына барып, анда ничәшәр сәгать намазда басып торулар, арганлыкны сизмичә, өйләргә кайткач сәхәр кылып, иртәнге намазны укып уразага керүләр – болар барысы да күңелле мизгелләрдер. Бу вакытта ризыкның да үзенә күрә башка тәме бар сыман. Шушы айда йокы да туя, ураза тотарга көч тә була һәм намаз уку мөмкинлеге дә бар. Күңелдә ниндидер бер рәхәтлек хакимлек итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рамазан ае якынлаша! Күңелләрдә никадәр яктылык һәм рәхмәт белән шушы айны көтеп алсак, шуның кадәр ул безнең өчен файдалы һәм матур итеп үтеп китәчәк. Бу бик саваплы һәм могҗизалы ай. Юкка гына Аллаһы Тәгалә Коръәнне шушы айда иңдермәгән. Шушы айда кылынган догалар аеруча да ихлас булып, җылылык белән чыга. Шушы айда намазлар үзенә бер ихласлык белән укыла һәм күңелгә җылылык бөркеп тора. Рамазан ае безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер могҗизадыр. Күпме кеше шушы Рамазан аенда уразалар тотып, намазга баса. Күпмесе Аллаһы Тәгаләгә ихлас күңелдән догалар кылып, Аннан сорап тугры юл вә Аллаһы Тәгалә юлына кереп китә. Шушы айда бер-беребез арасында кардәшлек арта. Шушы айда эшләнгән бөтен эшләребез ихласлык, рәхәтлек белән, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип үтә. Шушы айда миллиардлаган мөселман бергә ураза тота, намаз укый һәм Аллаһы Тәгаләгә догалар кыла. Әгәр без Аллаһы Тәгаләнең никадәр гөнаһлар ярлыкаганын, шушы кылынган догаларыбыз, укыган намазларыбыз тотылган уразаларыбыз барәбәренә безгә күпме бәрәкәт вә күпме рәхмәт фәрештәләрен җибәргәнен, рәхмәтен иңдергәнен белсәк, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, еллар буе Рамазан ае булуын теләр идек. Без – мөселманнар әлеге айны зурлап, Рамазанның беренче көненнән алып, ахыргы көненә кадәр Аллаһы Тәгалә белән булган элемтәне ныгытып, бер-беребезнең күңелләрен күреп, бер-беребезне гафу итеп, бер-беребездән гафу сорап, бер-беребезгә карата булган ачуларыбызны онытып, Аллаһы ризалыгы өчен гафу итәргә тырышсак иде, чөнки чын күңелдән соралган гафу үтенүләр, чын күңелдән кылынган догалар сәбәпле, Аллаһы Тәгалә, һичшиксез, безгә Үзенең рәхмәтен җибәрмичә калмас.

Газиз дин кардәшләрем! Шушы айда кулларыбызны догага күтәреп, бер-беребез өчен хәерле, бәрәкәтле тормышлар сорап, Аллаһы Тәгалә безнең тормышыбызга бәрәкәт, тынычлык, муллык сәламәтлек, хәерле гамәл-гыйбадәтләр бирүен сорасак иде, чөнки Аллаһы Тәгалә безгә һәрвакыт хәерлесен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X