erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кем кемне җиңә

Бер авыл агае урман кисәргә рөхсәт кәгазьләре алгач лесник янына белешергә барган.

– Үзең генә килдеңме? – дип сораган урман хуҗасы.

– Үзем генә, – дигән беркатлы авыл агае.

– Урманда үзең генә бернәрсә эшли алмыйсың, – дип, кире борган моны.

Икенче тапкырында да шул хәл кабатланган.  Аптырашта калган агай бу турыда танышына сөйләгән.

– Урманга ялгыз йөрмиләр, – дигән танышы һәм эшнең рәтен өйрәткән.

Өченче баруында да лесник шул ук сорауны биргән. “Юк инде, бу юлы иптәшем белән килдем!” – дип, кесәдән бер яртыны чыгарган. Шуннан бар да көйләнгән.

Мәзәкләр буш урында тумый, алар тормыштан алынган. Күп нәрсәне шул ярты белән хәл иткән елларны да күрдек без.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Берзаман Горбачев идарә иткән чорда хәмер белән аңгырайган халыкны айнытмакчы булдылар. Авылларда, хезмәт коллективларында җыелышлар үткәрелде, хәмернең тамырын корытабыз, дигән ялкынлы карарлар кабул ителде. Миңа Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортында узган халык җыенында катнашырга туры килде. Республика Югары Советы секретаре Дания Дәүләтшина катнашты. Ялгышмасам, шыгрым тулган залда ир затыннан мин берүзем генә идем. Авыл Советы рәисе Рауза апа Сабирова беренче булып чыгыш ясады, җыенга юнәлеш бирде. Чыгыш ясаучы хатын-кызлар аракы дигән нәрсәнең әй кирәген бирде инде. Исерек ирләреннән тәмам туйган болар. Бичара ир затлары үзләренең кем икәнлекләрен ишетсәләр, нишләр иде? Тик аларда бу вакытта башка кайгы булгандыр кебек...

Алкоголизмга каршы көрәшкә без дә кушылдык. Район эчке эшләр бүлегендә киңәшмә узды, һәр авыл Советына рейд бригадалары җибәрелде. Мин районның иң читендәгесенә барачагына туры килдем. Анда авыл Советы, колхоз җитәкчеләре каршы алды. Милиция хезмәткәрләренә  “шикле” кешеләрнең исем-фамилияләрен яздырды болар. “Иң мөһиме – көмешкә куу аппараты табу”, – дигән бурыч куйды өлкән кешебез.

Күрсәтелгән адреслар буенча йөрибез. Бакчалардагы җәймәләрдә ашлык бөртекләре бүртеп ята, сарайлардагы кисмәкләрдә апара чупырдап утыра. “Дуңгызларга әзерлибез”, – ди хуҗалар. Көне буе йөреп ни көмешкә, ни аппарат табып булмады.

– Болай булмый! – диде хезмәткәрләр. – Әйдәгез, берсен  машинага утыртып алып киткән булабыз, әйтми булдыра алмас!

Бер агайны утырттылар, капка төбендә хатыны, балалары елап калды. Авылны чыкканда түземлеге бетте моның: “Аппаратны бирәм!” – диде. Шатланып аны кире алып кайттылар. Йөгереп кереп китте дә, күгәреп беткән, “йөз яшьлек” нәрсәдер күтәреп чыкты бу. Беркетмә төзелде, кул куелды.

Авыл Советына кайттык. “Монда хәтле килеп көмешкәдән авыз итми кайту дөрес булмас!” – диде берәү. Авыл Советы рәисе “Ә!” – диде дә, чыгып йөгерде. Күз ачып йомганчы өч литрлы банка белән чишмә суы кебек саф көмешкәне өстәлгә кертеп тә куйды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X