erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кемдер алдый, кемдер алдана

Узган җомгада бүлмәдәге телефон шалтырады. Телефоннар шалтырый инде алар. Әмма редакциядә ничә еллар эшләп мондыен ишеткән юк иде әле: “Папа, я в аварию попал!” – дип шалтыратучы ир-егет. Үзе үксеп елый бу. “Сез дөрес эләкмәдегез”, – дим тегеңә. Шулай да бөтен тәннән электр тогы үткәндәй була. “Как не правильно попал? Я же твой внук!” – дип  дәвам итә елак егет.

Минем машина йөртә алырлык оныклар юк әле. Шуңа артык дулкынланмый гына сөйләшүне дәвам итмәкче булам. Шундый юл белән акча эшләргә маташучылар турында язып, сөйләп торалар. Кармакка эләгүчеләр дә бар, нинди нечкә җирдән эләктерергә икәнен беләләр. “Мин авариягә эләктем, эшне зурга җибәрмәс өчен тиз арада акча җибәр!” – дигән хәбәрне алган әби-бабайлар кабып та куя инде андый кармакка. Нинди зур суммалар күчерәләр бит әле!

Безгә шалтыратучы хәйләсенең барып чыкмаслыгын аңлапмы, сөйләшүне кырт өзде.

Әле менә шушы көннәрдә генә шуңа охшаш вакыйга буенча мөрәҗәгать иттеләр. Хәзер бит кирәк әйбереңне Интернет аша гына заказ биреп тә алдырырга була. Әмма монда да алдау юллары күп икән. Акчаны алдан җибәрүне сорыйлар, тулысынча түгел, 1–2 мең сум, мәсәлән. Зуррак сумманы сорасалар, шик төшәргә дә мөмкин. Ә болай пүчтәк кенә кебек.

Пүчтәк түгел икән шул. Әнә шулай аз-азлап күп кешедән урлыйлар акчаны. Безгә мөрәҗәгать итүче дә кирәкле әйберен алмаган, ахыргы чиктә акчасын да кире кайтара алмыйча  алҗып беткән.

Башың эшләмәсә, аягың күрә, дигән мәкаль бар. Үз кулларың белән күчергән акчаны кире алу өчен күп йөрергә туры килә. Еш кына ярык тагарак янында калучылар җитәрлек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк кешене күзгә-күз карап кына гипнозлап була, дип уйлый идек. Мәсәлән, чегәннәр белән очрашсаң. Заманында еш күрә идек без аларны. Бервакыт безнең авылның Шәриф абый өйләрендә мич чыгара икән. Инде мич түшәмгә кадәр җитеп килә, Шәриф абый урындыккамы менеп баскан, тирләп-пешеп эшли бирә. Шулвакыт ачык ишектән бер чегән хатыны килеп керә. “Әйдә, төш, язмышыңны әйтеп бирәм”, – ди бу. “Эшем тыгыз, комачаулап йөрмә әле!” – ди хуҗа. “Ярар алайса, соңыннан үкенерлек булмасын!” – дип чыгып китә чегән хатыны.

Шәриф абый эшен бетереп төшә. Тамак ялгап алырга исәпли. Бик такы-токы еллар була бу. “Өйдәгеләр белән бер рәхәтләнеп ашарбыз дип, бер түгәрәк ипи алып кайткан идем. Өстәл өстеннән шул юкка чыккан. Урамга йөгереп чыгып карадым – чегәннән җилләр искән!” – дип сөйләгән иде мәрхүм.

Бервакыт бер чегән хатыны редакциягә кереп ике хезмәттәшебезне “багып” чыгып киткән иде. Бераздан аңнарына килеп йөгереп керде болар. Булган акчаларын алып бетергәнче “баккан” теге.

Хәзер инде чегәннәр дә күренми. Аларның “гипнозлавы” телефон мошенниклары белән чагыштырганда “чүп” кенә булган икән. Мошенниклар алдавычның яңадан-яңаларын уйлап чыгарып тора. Сакланганны саклармын дигән искәртүне онытмыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X