erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Кенәбаштагы иң матур кыз”

“ике килен-килендәш, икесендә бер киңәш”

Хәсәншәехтан биш бала анасы, “Ана даны” медале иясе Равилә Фәхретдинова “Ел хатын-кызы” бәйгесендә катнашып, “Хатын-кыз-ана” номинациясендә җиңүче булды.

Бу хакта ишеткәч, Равилә белән танышу теләге туды. Хәсәншәехка юл тоттык. Урамда ук ире Фәнис каршы алды. Өйләренә кергән мизгелдән үк үземне бу гаиләне күптән белгән, бу йортта еш кунак булган кебек хис иттем. Шундый ачык кешеләр. Рәхәтләнеп аралашып утырдык. Киленнәре Гөлзия дә үзләренә охшап килгән.

– Балтач районының Кенәбаш авылында алты балалы гаиләдә 4нче бала булып тудым мин. Кенә 8 еллык мәктәбен, сәүдә училищесын тәмамладым, Балтач мех фабрикасында эшләдем, – дип сөйләп китте Равилә. – Фәнис белән танышу кызык кына булды. Аның Кенәбашта, безнең Хәсәншәехта туганнар бар. Күршеләр генә. Кунакка килгәч, Фәнис мине чанада тартып йөрде. Кечкенә кыз идем әле. Ул безгә килгәндә велосипедта йөртә иде. Аның гына түгел, абыйсының да велосипедын берәүгә дә бирми идем. Аннан армиягә озаттым, көтеп алдым. Кайткач туй иттек. “Капка астыннан карап йөргән кеп-кечкенә, Кенәбаштагы иң матур кыз идең”, – дип шаярта еш кына Фәнис.

Икенче елны кызлары Рәмзия туа. Озак декрет ялында утырмый, фермага эшкә чыга Равилә. Баланы кайнанасы карый.

– Кайнанам бик әйбәт иде. Аңа чиксез рәхмәтлемен. Аннан килендәшем белән “ике килен-килендәш, икесендә бер киңәш” булып яшәдек һәм яшибез, – диде ул. – Фәниснең абыйсы ярдәме белән йорт салып чыктык. Әле дә ашау-эчү бергә, йоклау гына аерым, дигәндәй, бик тыгыз аралашып торабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аннан гаилә ишәя башлый. Уллары Әнис, кызлары Ризәлә, Рәзилә, Мәрьям туа. “Кайберәүләр кыз балалар туса, малай юк, дип борчыла башлый. Ә мин бәхетләре булсын, дидем. УЗИда бишенчесе дә кыз дигәч, сөенечемнән кабинеттан аякка да кимичә чыгып йөгергәнмен. Кызларны армиягә җибәрәсе юк бит. Әнис армиягә киткәч, исән-сау кайтуын теләп догалар укый башладым. Аллага шөкер, хәзер дә бер көн калдырмый укыйм”.

Мәрьямне ул үзе теләп 42 яшендә алып кайта. Ул вакытта улы Әнис армиядә була. Аңа бәби тапканнан соң гына нәни сеңлесе тууы хәбәр итәләр.  Әнис хәзер үзе икенче тапкыр әти булырга җыена инде. Аның хатыны да Балтач районы кызы. Теләче ягында эшләгәндә интернет аша танышып киткәннәр. Уйнап кына языша башлаганнар, көтмәгәндә очрашып, кавышып та куйганнар.  Рәмзия белән Ризәлә дә кияүдә. Оныклары бар инде Равиләнең.

– Балалар өчен әти әйбәтрәк. Мин корырак булдым, – ди ул көлеп. – Тормыш булгач, сүзгә дә киләсең бит инде. Әмма безнең өйдә начар сүз сөйләшү юк. Үпкәләшкән вакытларда лапаста ачуланышып бетереп керәбез. Балаларның кычкырышканны ишеткәне булмады.

Ә бу бәйгегә аларны Апаз авыл җирлеге тәкъдим иткән, Чулпан һәм Фирдүс Хамматовлар әзерләгән. Бөтен гаиләләре – ире, балалары, кияүләре, киленнәре, оныклары сәхнәгә чыккан. Шундый нык терәкле ана ничек җиңүче булмасын инде?!

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча 100-летие ТАССР

2
X