Реклама
Ул Нәбирә Гыйматдинованың китабы
«Без журналда чыккан иң кызыклы һәм укучы яратып укыган әсәрне кесә китабы форматында чыгарырга булдык. Беренче булып Нәбирә Гыйматдинованың „Уйламаган көнем юк“ повесте аерым китап булып чыкты. Социаль челтәрләрдә китап турында мәгълүмат таралгач ук, Татарстан районнарында яшәүче укучылардан күп шалтыратулар, заказлар килде», — диде ул.
Баш мөхәррир кесә китабы форматының уңай булуын ассызыклады. «Аның форматы бик җайлы — кесәгә сыярлык. Китап тышлыгында күрсәтелгән QR-код аша укучы китап турында фикерләшүгә күчә ала», — ди ул.
Китапның эчтәлегенә килгәндә, баш мөхәррир сүзләренчә, төп геройлар — хәзерге заман кешеләре. Хәзерге заманда мәхәббәткә урын бармы, ул мәңгелек хисне укучы таный беләме сорауларына җавап эзләнә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз