erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кешеләр иминлеге сагында

Хәрби хезмәттә булган еллар еракта калды инде, күп нәрсә онытылгандыр да. Әмма: “45 секунд на подъем!” дигән сүзләр хәтергә нык сеңеп калган. Хәзер ничектер, безнең чорда син йоклаган җиреңнән сикереп торып шушы вакыт эчендә киенеп стройда басып торырга тиеш идең.

Әле күптән түгел генә Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлекчәсе җитәкчесе Хәниф Әхмәтов: “Безнең хезмәткәрләр 18 секундта киенеп бетәргә тиеш!” – дип  шаккатырды. Дөрес, монда сүз  караваттан сикереп төшеп киенү турында бармый. Әмма барыбер тәэсирләндерерлек.

– Янгын турында хәбәр алгач янгын сүндерү машинасы бер минуттан юлга чыгып китәргә тиеш, – ди җитәкче.

Хәниф Хәлил улы сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, аңлаешлы, җитди әйберне дә кызыклы итеп сөйли белә ул.

– Менә бу машинага 4 тонна су сыя, аны 3–5 минутта сиптереп тә бетерә. Кызык карарга килгән апа-әбиләр соңгарак калсалар машинаның су сиптергәнен күрми дә калырга мөмкиннәр. Шуннан: “Сусыз килгәннәр иде”, – дип сөйләп йөриләр инде. Ничек сусыз киләсең инде? Безнең ике машина да тәүлекнең теләсә кайсы минутында юлга чыгарга әзер тора. Мин үзем безнең карамактагы унбер авылда  да су алу урыннарын яхшы беләм. Ә машина йөртүче аларны белеп бетермәскә мөмкин. Ул авыл кешеләреннән: “Сездә суны каян алырга?” – дип сорый. Менә шуннан сүз китә инде: “Янгын машинасы сусыз килгән иде”. Ә ул алып килгән суын сиптергән була инде.

Хәниф Әхмәтовның әлеге өлкәдә эшли башлавына быел 30 ел була. Ә ул бөтенләй башка хезмәткә  әзерләнгән булган. Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлагач Усадтагы училищеда механик-йөртүче һөнәре үзләштерә. Армиядә ике ел хезмәт итеп кайткач Казан дәүләт педагогика институтында укып югары белем ала. Юллама белән  Олы Әтнә урта мәктәбенә укытырга кайта (мин аны класс алдында басып торган итеп күз алдына  китерәм һәм нинди шәп укытучы югалтылган, алай булганда шундый шәп җитәкчене югалткан булыр идек, дип уйлап куям).

Көннәрдән беркөнне аңа янгын күзәтчелеге бүлегенә инспектор булып бармыйсыңмы, дигән тәкъдим ясыйлар. Риза була ул, кызыклы һәм кирәкле хезмәт. Акчасы да әлләни булмый инде. Әмма кешеләрнең  иминлеген саклау – чын ир-атлар эше. 2009 елга кадәр янгын күзәтчелеге бүлегендә инспектор, өлкән инспектор була. 2009 елда Яңа Кенәрдә янгын сүндерү бүлеге оеша. Аның җитәкчесе итеп кемне билгеләргә, дигән сорау тумагандыр да. Хәниф Хәлил улына күп эшне  яңабаштан башларга туры килә. Ул бинаны рәткә китерү өчен генә дә күпме вакыт һәм хезмәт кирәк була. Менә дигән коллектив туплый ул, өмәләр үткәреп, ял вакыты белән исәпләшмичә төзекләндерү эшләре алып баралар. “Тормыш юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады, – ди ул. – Мин аларга бик рәхмәтле. Мәктәптә бергә укыган классташларыма да, институтта укыган курсташларыма да, армия дусларыма да, Әтнә  мәктәбенә дә, Яңа Кенәр халкына, яңа һәм күптәнге дусларыма, күршеләргә, бергә эшләгән  хезмәттәшләремә дә зур рәхмәт!”

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Билгеле инде, иң зур рәхмәтен ул тормыш иптәше Илмирага әйтә. “Төрле вакыт булгандыр бергә яшәгән дәвердә, барысына да түзде, кардиналь чараларга барып җитмәдек. Хуҗалыктагы барлык эшләр дә аның башлангычы белән барды. Бервакыт янкорма эшләгәч ишек тишәр вакыт җитте. Вакыт юк, туктале, дип бик озак йөрдем. Беркөнне эштән кайтып керсәм, авылдагы энекәшне чакырып икесе тишә башлаганнар. Дәвам итеп ахырга кадәр эшләп бетерәсе булды. Минем туганнарны да, үз туганнарын да якын күреп, хөрмәт итеп тора”.

Азнакай кызы, Казан педагогия институты студенты Илмира белән өйләнешкәннәренә 10 мартта 32 ел була. “Бергә сүтә башладык тормыш йомгагын. Башта Алсу кызыбыз, аннан соң Алмаз улыбыз туды. Кызыбыз кияүдә, ике бала тәрбиялиләр. Икесе дә югары белем алдылар”, – ди. Илмира ханым Яңа Кенәр мәктәбе директоры урынбасары.

 Хәниф Әхмәтов тумышы белән Носы авылыннан. “Сигезенче сыйныфны бетергәч әти: “Яңа Кенәрдәге апаларда торырсың, шунда укырсың, русчага өйрәнерсең!” – диде. Җизни Марат абый дөнья бәһасе кеше иде. Хәтере бик яхшы, тирән белемле. Умарталар тотты, газеталарга кызыклы язмалар җибәреп торды”.

Марат абый Абдуллин безнең газетаның да актив хәбәрчесе иде.

Хәниф Әхмәтов Яңа Кенәрнең йөзек кашы дип аталырлык кеше. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Элегрәк туйлар, юбилей кичәләре алып барган. Сабантуйларны күп еллар ул алып бара, хоккей уеннарын аңлатып, сөйләп торучы да ул.

Күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, башка бүләкләр аның хезмәтенә лаеклы бәя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X