erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күгәрек гөмбәсе үрчүдән котылуның бер ысулы

Ванна бүлмәсе күгәрүдән нәрсә ярдәм итә?

Ванна бүлмәсе күгәрүдән
Дымлы һәм караңгы ванна бүлмәсе күгәрек гөмбәсе үрчү өчен менә дигән урын. Әлеге гөмбәдән котылуы җиңел түгел. Ә без сезгә аның бер ысулын тәкъдим итәбез.
Моның өчен 1 литр суда 1 төймә фурацилин төймәсе эретегез дә, шушы эремә белән стеналарны, плитка араларындагы җөйләрне яхшылап юыгыз. Гөмбә кабаттан барлыкка килмәсен өчен, алга таба 5 литр суда 1 төймә фурацилин эретеп, шуның белән ванна бүлмәсен ара-тирә югалап торыгыз. Әлеге максаттан аптекада сатыла торган скипидар да булыша. 

Күн сумка тузса
Күн әйберләр арзан тормый. Ләкин тора-бара аларның төсе китә, кыршыла башлый. Шуның өчен генә әйберне чыгарып атмассың бит инде? Әгәр дә көрән яки караңгы төстәге сумка, перчатка, каешларыгызны яңартырга теләсәгез, бер үк күләмдә алынган кофе түбе һәм глицерин кушылмасы белән ышкыгыз. Төсе яңарып, күне ялтырап китәчәк. Кофе түбен глицеринсыз гына да кулланырга була. Сумка эченә сеңгән истән арынырга да кофе булыша. Кичтән аның эченә бераз кофе салып калдырыгыз. 

 

Кухня шкафларын чистартабыз
Газ плитәсе булган кухняда шкаф башларына майлы сөрем ятучан. Аны юып бетерүе шактый кыен. Менә бу ысулны кулланып карагыз әле. Паста куелыгында булганчы үсемлек маена чәй содасы кушыгыз. Әлеге составны майлы сөрем яткан шкаф өсләренә сылап, 10 минутка калдырыгыз. Аннары сабынлы су белән юып алыгыз. 

Душ кабинкасын сабын табыннан чистартабыз
Душ кабинкасы булганнар аны чистартуның кыенлыгын белә. Бу очракта да чәй чодасы ярдәмгә килә. Тигез күләмдә эре угычтан уылган кер сабыны белән чәй содасын кушып, өстенә кайнап торган су агызыгыз. Паста килеп чыгарга тиеш. Суынгач, бу паста белән кабинканы чистартабыз. Әлеге паста белән башка сантехниканы да чистартырга була. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лилия Гәрәева әзерләде,

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/ideal-khuabikdn-kishlr

фото: https://pixabay.com/ru

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/ideal-khuabikdn-kishlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X