erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халидә ханым карны яудырды

Ышанмыйсызмы? Хәзер сөйлим ничек яудырганын. Фоторәсемдә Халидә ханым аксыл костюмнан.

Арчада яшәүче Халидә Фәйзрахманова моннан берничә көн элек берничә шигырен алып килде. "Минем бу шигыремнән соң кар явачак", -- диде ул. Һәм укып та күрсәтте. Ул шигырьне сез дә укыгыз әле! Чыннан да, кар яуды бит!

КАРСЫЗ КЫШ БУЛА ДИ МЕНИ

 

Карсыз кыш була ди мени,

Ник дуламый бураннар?

Нигә юк ак кар көртеннән

Тулып торган урамнар?

 

Карсыз кыш була ди мени,

Сәер бу безнең өчен.

Әллә кыш бабай югалткан

Үзенең зәмһәрир көчен?

 

Карсыз кыш була ди мени,

Карлар көрисе килә.

Көрәмәсәң, бата-чума

Атлап йөрисе килә.

 

Карсыз кыш була ди мени,

Күпме көтәргә була?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чана, чаңгы шуа алмагач,

Хаттә күңелләр тула.

 

Суык бабай, кыш бабай,

Болай булмый бит инде.

Безгә килеп, бик күп итеп

Кар яудырып кит инде.

 

Кайда йөри бу кыш бабай?

Кәсебен югалтканмы?

Башка җирдә күп яудырып,

Исәбен чуалтканмы?

 

Әллә ничек, аңлап булмый,

Безнеңчә түгел бу тыш.

Ни әйтсәң дә, кызык түгел,

Карсыз булмый ла ул кыш!

Халидә Фәйзрахманова, Арча.

гыйнвар, 2018ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X