erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халык санын алуда волонтерлар да эшли

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе тәмамланырга 4 көн калды. Әле исәпкә алынырга өлгермәүчеләр өчен тагын бер кат искәртеп үтәбез. Арча районында халык санын алу 16 махсус участокта алып барыла. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап бирергә мөмкин. Өйдән-өйгә йөреп исәпкә алучылар да даими эш алып бара.

Җанисәпнең ничек барганлыгы белән кызыксынып, Арча шәһәренең күпфункцияле үзәгенә кабат бардык. Исәпкә алучы белән берлектә волонтерлар эшли иде бу юлы. Үзәккә килгән район халкы белән аралашып, дәүләт хезмәтләре порталы аша халык санын алу кампаниясендә катнашырга ярдәм итә алар.

“Халык санын алу вакытында эшләр өчен иң активлар арасыннан Арчада 4 волонтер билгеләнде. Алар биредә көн саен 3-4 сәгать эшлиләр. Әлеге волонтерларның төп юнәлеше – гражданнарга җанисәпнең максатлары һәм бурычлары, катнашуда мөмкин булган ысуллар турында мәгълүмат бирү. Махсус куелган компьютер ярдәмендә дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен ничек тутырырга кирәклеге турында аңлата алар”, – дип сөйләде районның волонтерлар эшчәнлеген контрольдә тотучы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече  Юлия Ибраһимова.    

Без барган көнне күпфункцияле үзәктә кеше күп иде. Волонтерлар биредә чиратта утыручы һәркемнән җанисәптә катнашканлыклары белән кызыксынды. Араларында күпчелеге инде катнашкан булса да, исәпкә алынмаган райондашлар булуы да ачыкланды. Волонтер булып эшләүче Илназ Зәйнуллин һәм Артем Лесенко бик теләп ярдәм итте аларга.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Волонтер исәпкә алуда ирекле һәм бушлай хезмәт куя, ә исәпкә алучы – ирекле, әмма төзелгән контракт шартлары нигезендә эшли. Без – ярдәмчеләр. Халык белән аралашабыз, халык санын алуда килеп чыккан авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәбез. Ә планшетка халык исәбен кертү безнең эш түгел”, – дип ачыклык кертте актив волонтер Артем Лесенко.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X