erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халыкара инвалидлар декадасында пенсия һәм пособие төрләре турында

3нче декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә барлык игътибар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына һәм аларның хокукларын яклауга юнәлдерелә. Бу көн безнең арабызда чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ гражданнар булуын һәм аларга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә кирәклекне кабат искәртә.

 Россия Феедерациясе Пенсия фонды илебездә физик мөмкинлекләре чикле булган төрле категорияле гражданнар өчен уңай мөхит тудыру буенча дәүләт программасын тормышка ашыруның өстенлекле юнәлншләренең берсе буларак, инвалидларны социаль һәм пенсион тәэминатын гамәлгә ашыручы иң төп дәүләт институты булып тора.

        Инвалидлык буенча төп төр түләүләргә түбәндәгеләр керә:

  • Инвалидлык буенча иминият пенсиясе;

  • Инвалидлык буенча социаль пенсия;

  • Инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе.

    Бүгенге көндә Татарстанда 56189 кеше, Байконур шэхэрендэ 293 кеше инвалидлык буенча пенсия ала.

         Болардан тыш төп түләү төрләренә  күләмнәре ел саен индексацияләнүче айлык акчалата  түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы да керә.

         Инвалидлык буенча иминият пенсиясе I, II яисә III төркем инвалид дип табылган һәм ким дигәндә 1 көн иминият стажы булган гражданнарга билгеләнә. Бу очракта инвалидлык алуның сәбәбе, аның кайчан алынуы, гражданинның эшләү яисә эшләмәве әһәмиятле түгел.

         Инвалидлык буенча социаль пенсия  I, II, III төркем инвалидларга, шул исәптән  балачактан инвалидларга, инвалид балаларга  һәм хезмәт стажы булмаган гражданнарга түләнә. Бу очракта кешенең Россия Федерациясе территориясендә даими яшәве һәм “хезмәткә яраксыз” категориясенә керүе шарт.

         Хәрби хезмәт, космик очыш яисә очышка әзерләнү, радияция яисә техноген һәлакәт нәтиҗәсендә инвалид булып калган гражданнар инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе алалар.

         Инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия алучылар аерым шартлар (кирәкле хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентын туплау яисә пенсия яшенә җитү) үтәлгән очракта картлык буенча социаль яки иминият пенсиясенә күчә алалар, соңгысы исә шул күләмдә яисә артыграк  билгеләнә.

         Айлык акчалата түләү- Пенсия фондының инвалидларга социаль ярдәм йөзеннән билгеләнә торган түләүләрнең берсе. Ул ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган тоткыннары, радиация тәэсирендә каза күргән аерым төр категория гражданнарга билгеләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         Айлык акчалата түләү алучыларга үз эченә дару препаратлары, медицина эшләнмәләре, дәвалау туклану продуктлары; шифаханәләрдә дәвалау һәм авыруларны кисәтү өчен юлламалар бирү, шәһәр яны тимер юл транспортында  һәм дәвалану урынына бару-кайту өчен шәһәрара транспорттан бушлай файдалануны алган социаль хезмәтләр җыелмасы бирү дә каралган.

         “Инвалидлык буенча пенсия билгеләү өчен бүгенге көндә  Пенсия фондына килү кирәкми. Пенсияне Россия Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза юллап рәсмиләштерергә мөмкин, киләчәктә әлеге хезмәтне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә билгеләүгә күчү күздә тотыла, ягъни пенсия гражданнарга инвалидлык бирелүгә автомат рәвештә билгеләнәчәк”, дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчәсе Эдуард Вафин.

          Инвалидлык буенча барлык төр пенсияләрнең хәзерге вакытта инвалидларның федераль реестрыннан файдаланып билгеләнүен искәртү урынлы булыр. Пенсия фондына мөрәҗәгать итүче инвалид бары гариза гына тапшыра, калган барлык мәгълүматларны фонд реестрдан һәм үзенең мәгълүмат системасыннан ала.

        Реестрдан файдалану кайбер хезмәтләрне инвалидларга гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, айлык акчалата түләү гариза алмыйча гына билгеләнә.  Барлык билгеләү процессы автомат рәвештә, медик-социаль экспертиза бюросыннан алынган мәгълуматларга нигезләнеп башкарыла.

        Болардан тыш, короновирус таралуны кисәтү максатында узган елның язында Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалануның гадиләштерелгән тәртибе дә әлегәчә гамәлдә, киләсе елның мартына кадәр инвалидлык буенча пенсия алу автомат рәвештә, инвалидлар реестрына медик-социаль экспертиза бюросыннан алынган мәгълуматларга таянып озайтыла.

         Инвалидлар яисә инвалид балаларны йөртә торган автомобильләрнең парковкалардан түләүсез файдалана алулары-физик мәмкинлекләре чикләнгән гражданнарга  ярдәм итү юнәлешендә ясалган тагын бер адым.

         Бу очракта да Пенсия фондына килергә кирәкми. Гаризаны онлайн вариантта, ягъни Дәүләт хезмәтләре порталындагы Шәхси кабинетта, инвалидларның федераль реестры сайтындагы “Инвалидның Шәхси кабинеты” аша яисә күпфунцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин. Гаризада инвалидны йөртәчәк автомобильнең номеры, маркасы һәм моделе күрсэтелә. Мәгълуматлар алда санап үтелгән ысулларның берсе белән инвалидларның федераль реестрына кертелгәннән соң, автомобиль турында тулы мәгълумат базада күренә һәм илебез территориясендәге  теләсә кайсы регионда тулы хокукка  ия була. Реестрны барлык субъектларның власть органнары карый ала, алар җәмәгать урыннарындагы ташламалы туктап тору урыннары санын билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X